Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Нигезе бар, стеналарын күтәрә башладылар”

Район үсә, бүген аның территориясендәге район үзәге генә түгел, ә башка авыллар да, шулай ук аларда урнашкан торак комплекслар да актив үсеш ала. Әлбәттә, барлык җирле инфраструктурага эш арта. Кешегә нормаль тормыш алып барыр өчен медицина, белем алу, ял өчен уңайлыклар булырга тиеш. Безнең районда питрәчлеләрнең уңайлы шартларда яшәеше өчен күп кенә юнәлешләрдә эш алып барыла. Мисал өчен, Богородск һәм Көек авылларында хәзерге вакытта балалар бакчаларында урыннар җитмәү проблемасын актив хәл итәләр.

Казан янында урнашкан авылларда хәзер әлеге мәсьәлә кискен тора. Бүгенге көндә Богородск авыл җирлегендә бер генә мәктәпкәчә балалар учреждениесе - кечкенә кенә иске бакча эшли, анда 49 бала йөри, тагын өчесе Көектә гаилә группасында тәрбияләнә. Әлбәттә, ул барлык теләүчеләрне дә үзенә сыйдыра алмый.
- Хәзерге вакытта алтмыштан артык бала Богородск авылында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чират көтә, әмма бездә барысы да язылмаган, кайбер ата-аналар балаларын шәһәрдәге балалар бакчаларына йөртә, - диде район мәгариф бүлеге методисты Ирина Чихирева. - Яңа балалар бакчасы ачканнан соң аларның да балаларын яшәү урыны буенча йөртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
2019 елда районда өч балалар бакчасы төзү планлаштырыла, шуларның икесе дәүләт программасы кысаларында бюджет средстволарына төзеләчәк.
- “Светлый” торак комплексында инвестор средстволары хисабына 240 урынга балалар бакчасы төзелеше бара инде. Ноябрь аеннан Көектә дә төзүчеләр эшли, Богородск авылында да барлык кирәкле инфраструктура белән җир участогы бүлеп бирелгән, хәзер әлеге 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы проектын раслау өстендә эшлибез, - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. – Шулай ук эшкә якын киләчәктә керешергә планлаштырабыз.
Узган елның көзеннән бирле Көектә төзелеш мәйданчыгында эш кайный. Салкыннарга кадәр барлык планлаштырылган җир эшләрен башкарырга өлгергәннәр, стеналарны күтәрергә керешкәннәр. Барлык кирәкле техника да, материаллар да бар. Хәзерге вакытта объектта 25 кеше эшли, нигездә ташчылар.
- Көне буе эшлибез, эш график буенча бара, – дип билгеләп үтте подряд оешмасы прорабы Рөстәм Хамриев. – Инде бинаның фундаменты бар, беренче катның стеналарын күтәрә башладык. Бина ике катлы булачак, балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Көннәр салкын һәм бураннар эшкә комачаулый, шулай да вакытка сыешабыз. Объектны инде быел, сентябрьдә, яңа уку елы башына куллануга тапшырырга исәп итәбез. Балаларның тизрәк монда йөри башлауларын телибез. Бу безнең өчен мондый проект беренчесе генә түгел, узган ел шәһәрдә балалар бакчасын куллануга тапшырдык. Баштан ахырга кадәр барлык эшләрне дә үзебез башкарып чыгабыз. Стеналарын күтәргәч, түбәне ябачакбыз, бизәү эшләрен башкарчакбыз. Безнең бригадаларның тәҗрибәсе зур.
Коммуникацияләр дә әзерләнгән – участокка ут, газ, су үткәрелгән.
Киләчәктә монда яңа мәктәп тә барлыкка киләчәк, җирлектә балалар ел саен арта гына бара, хәзер дә йортлар төзелеше дәвам итә.
Төзүчеләр билгеләп үтүенчә, җирле халык бик кызыксынучан, алар балалар бакчасы ачылуын түземсезлек белән көтә. Төзүчеләр исә үз чиратында, аларның өметләрен аклар өчен, төзелеш эшен билгеләнгән вакытка тәмамларга вәгъдә итә.
 

2019 елда районда өч балалар бакчасы төзелеше һәм куллануга тапшыру планлаштырыла, шуларның икесе дәүләт программалары кысаларында бюджет средстволарына төзелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен барлыгы 500дән артык урын барлыкка киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса