Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Николай Петров: “Мин үземне бер дә ялгыз хис итмим”

Аны Раевка авылында яшәүче бердәнбер кеше дияргә була. Ләкин аның моңа һич тә исе китми.

Раевка авылында 1959 елгы Бөтенсоюз халык санын алу мәгълүматлары буенча 203 кеше яшәгән. Нәкъ шул елда авыл укытучысы Михаил Демидович Петров гаиләсендә малай туа, аңа Николай дип кушалар. Бүген ул монда кышка яшәргә калучы ике кешенең берсе.

“МӘКТӘП, КЛУБ, ФЕРМА, МАЙ ЗАВОДЫ БАР ИДЕ”

Раевка авылында кыш көннәрендә ике генә кеше яши. Шунысы гаҗәп, алар бер-берсен белмиләр.

– Кайткан кеше ул, – дип аңлатты Николай Петров. – Авылның икенче башында яши.

– Монда үзегез генә була торып, аның белән аралашырга теләмисезмени? – дидем аңа аптырап.

– Миңа җәен дачниклар белән аралашу да бик җитә, – ди ул.

Николай Михайлович белән без март башында ук танышкан идек, ләкин аның янына барып җитү мөмкин булмады, кыш көне бу авылга юллар юк. Яз көне Мишә буендагы авылны су басу куркынычы бар, шуңа күрә Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов Раевка авылына юл ачты.

– Ул мине бер дә тынычлыкта калдырмый инде, әле янгын хәбәргече куярга кирәк сиңа ди, әле башка сәбәп белән шалтыратып тора, – ди Николай Михайлович.

Николайның балачагы һәр авыл баласыныкы кебек була:

– Ул вакытта балалар күп иде. Без Мишәдә балык тоттык, су коендык, чапаевлар булып уйнадык. Авылда мәктәп, клуб, дуңгыз фермасы һәм хәтта май заводы да бар иде. Хәзер генә аларның эзе дә калмады инде. Ул чакта…, – дип уйга калды ул.

– Ул чакта туйлар, өй туйлары һәм балаларның туган көннәрен үткәрә идегезме? – дип дәвам итәм мин. – Болар барысы да ничек юкка чыкты соң? Ничек инде авыл хәтле авыл юкка чыга ала?

– Башта яңа йортлар төземи, яңа гаиләләр кормый башлыйлар, аннан соң ташландык йортлар барлыкка килә. Тора-бара аларны куаклар һәм кычытканнар басып китә, – дип сөйләвен дәвам итте ул.


"ГАИЛӘ КОРМАДЫМ, БАЛАЛАРЫМ ЮК БУГАЙ”

Үз вакытында Николай Михайлович армиядә хезмәт итә, аннан соң шәһәргә китеп, автомобиль хуҗалыгына шофер булып урнаша. Россиянең төрле шәһәрләренә командировкаларга йөри. Өйләнмәгән. Хатын-кызларга бик алай ышанып бетәргә ярамый дип саный.

– Әйе, һәр шәһәрдә тукталырга урыным бар иде. Гаилә кормадым, балаларым юк бугай, син минем әти, дип килүче булмады әлегә, – диде ул шаяртып.

Армиягә озаткан сөйгән кызы аның кайтканын көтеп тормаган. Ул аның белән дә, гомумән, башка беркем белән дә очрашу турында хыялланмый. Хәтта гел шалтыратып хәлен белешеп торучы туганнан туган апаларына да атнага бер тапкыр гына шалтыратырга кушкан.

– Мин аларга бик рәхмәтле. Коронавирус белән авырганда кайтып, мине дәваладылар. Ул вакытта кешеләргә бер-берсеннән авыру иярмәсен өчен эшкә йөрүне тыйдылар, ә мин монда үзем генә булып та авырып киттем, – диде аптырап.


“ЭТ ҺӘМ МӘЧЕ – МИНЕМ ИҢ ЯХШЫ ӘҢГӘМӘДӘШЛӘРЕМ”

Николай Михайлович туган авылына туксанынчы елларда үзе эшләгән предприятие ябылганнан соң кайта.

– Монда әле колхоз бар иде, тракторчы булып эшкә урнаштым. Әти-әни исән иде, алар бербер артлы вафат булдылар. Шулай итеп, мин ялгызым гына калдым. Ун ел инде, – дип искә ала ул.

Элек эчкәнен, хәзер ташлаганын да яшерми, чөнки эчәргә иптәш юк, ә үзең генә эчү кызык түгел, ди. Үзенең хәзерге тормышыннан зарланмый. Авыл тормышы аңа ошый. Кечкенә хуҗалыгында сарыклары һәм тавыклары бар, алар хәтта кайвакыт өенә дә керәләр икән.

– Телевизор карарга яраталар, ничек инде аларга каршы киләсең, – диде ул елмаеп. – Менә алар белән аралашам. Этем һәм мәчем Василий минем иң якын дусларым. Мин үземне ташлап киттеләр дип тә санамыйм, ялгыз итеп тә хис итмим. Ут бар, газ яна, тирә-якта урманнар, кырлар, Мишә бар. Телим икән балык тотарга яки урманга барам. Кабан һәм пошилардан ник куркырга? Алар мине инде беләләр. Кешеләр генә комачаулый кайвакыт, җәй буе монда ыгы-зыгы, тавыш, тиздән менә аучылар, балыкчылар килә башлаячак. Мин Раевка авылында яшәүче соңгы кеше булырмын, дип уйлыйм. Бөтенләй ташландык йортлар инде череп җир белән тигезләште, ә башкаларына җәйгә торырга яки ял көннәренә кайталар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса