Николай Михайлов беренче чакырылышта ук фронтка барырга теләк белдерә
23 февраль белән сугышта катнашучыны Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм хәрби комиссар Владимир Гузич котлады.
Питрәчтә яшәүче Николай Михайлов (28.11.1920 ел) Балык Бистәсе районының Еловое Паново авылында туа. Амур өлкәсе Кызыл Байрак флотилиясендә хезмәт итә. Дошманның Мәскәүгә якынаюын белгәч, беренче чакырылышта ук башкаланы яклауга барырга теләк белдерә.
Аны беренче ранг капитаны подполковник Маслов җитәкчелегендә 84 нче диңгез бригадасына билгелиләр. Николай Михайлович Клин, Высоцк, Волоколамск, Солнечногорск шәһәрләрен азат итә. 180 нче укчылар дивизиясе составында аерым разведта Курск сугышында катнаша.
Сугыштан соң мәдәният бүлеген җитәкли, партиянең район комитеты инструкторы булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа