Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Нина Данилова: «Кечкенә бозаулар яхшы тәрбия таләп итә»

«Тыйнак, пөхтә, үз эшен белүче һәм яратучы хатын-кыз», - ди Нина Петровна турында хуҗалык җитәкчелеге, белгечләр, хезмәттәшләре.

- Мин, күп кенә авыл кызлары кебек үк, Керәшен-Сәрдәсе мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң, үз тормышымны туган авылым белән бәйләргә булдым. Шуңа да озак уйлап тормыйча фермага сыер савучы булып эшкә урнаштым. Нәкъ менә биредә мин үз эшемне таптым (сүз уңаеннан, Нина Данилова, районның алдынгы бозау караучыларының берсе).
Әнием Евдокия Федоровна Никифорова да гомер буе сыер савучы булып эшләде, ул һәм минем остазым Елена Токинова беренче вакытта миңа эшне үзләштерергә булышты. Гомумән, минем барлык якыннарым бу тармакта эшлиләр. Булачак ирем Анатолий Данилов терлекчелектә эшләде, ә каенанам Прасковья Сергеевна сыер савучы булып эшләде.
«Заря» колхозы таркалганнан соң башка хуҗалыкларга урнаштык. Без хезмәттәшләребез белән Чыты һәм Күн авылларында эшләдек. Хәзер Татар Казысындагы «Макс-Ойл» ҖЧҖдә эшлибез. Биредә инде дүрт ел эшлим. Хәзер мин бозау караучы. Бу эш күпкә кызыграк, әмма катлаулырак. Чөнки һәр бозауны кечкенә баланы караган кебек карарга кирәк. Эш тә күбрәк. Ә алар йөз баштан артык. Аларны бер атналык вакытта кабул итеп алам һәм 5-6 айлык булганчы тәрбиялим. Алар өчен иң яхшы шартлар тудырабыз. Бозаулар өчен бина иркен, якты, җылы. Азык җитәрлек, эш өчен барлык шартлар да тудырылган. Иртән кечкенә бозауларга сөт, зурракларына печән, фураж, силос, он бирәбез. Һәрберсенең үз рационы бар. Әлбәттә, төрле хәлләр була. Бозаулар авыртмыйча да тормыйлар. Андый чакта белгечләребез, хезмәттәшләребез һәрвакыт ярдәмгә килә. Әлбәттә, арыйбыз. Әмма безне Римма Канашева алмаштырып ял иттереп ала. Безнең эш көне кичке биштә тәмамлана. Шуңа кадәр бозауларны ашатырга, асларын җыештырырга өлгерергә кирәк. Өйдә бит әле өй мәшәкатьләре көтә. Без барысына да ияләшкән инде. Өйдә гаиләләребез, ә фермада яраткан эшебез көтә. Минем ике искиткеч кызым бар – Марина кияүдә һәм хәзер Чытыда яши, ә Галина Арча районында почтальон булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса