Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Нәни экологлар - табигать сагында

Питрәч районының «Каенкай» балалар бакчасында «Эколята - табигать дуслары һәм сакчылары» дигән экологик бәйрәм узды. «Пчелки» икенче кечкенәләр төркеме балалары шигырьләр сөйләделәр, хореографик номерлар күрсәттеләр, төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар яшь эколятлар антын укыдылар һәм табигатьнең яшь саклаучылары булу билгесе итеп яшел ефәк яулыклар бәйләделәр.

«Каенкай» балалар бакчасы экология буенча муниципаль инновацион мәйданчык булып тора. Ул «Эколидер», «Экояз» республика конкурсларында призлы урыннар яулады. Эко-стильдә тәрбияләнүчеләрнең эшләнмәләре дә төрле күргәзмәләрдә һәм конкурсларда үз урынын таба. Күптән түгел балалар үз куллары белән папье-маше ясарга өйрәнгәннәр һәм театральләштерелгән тамаша өчен курчаклар ясаганнар. Шлай итеп алар инде файдаланылган кәгазьгә ничек яңа тормыш бүләк итеп булганлыгын белделәр.
Балалар бакчасы педагоглары экологик проектларга бик күп дидактик материаллар туплаганнар һәм хәтта үз брошюраларын да чыгарганнар, ул хәзер башка мәктәпкәчә учреждениеләрдә куллану өчен тәкъдим ителгән.
- Табигатьне саклау турында дәресләрдә без урманнарны саклау, агачлар утырту, кыргый хайваннарны саклауның ничек мөһим булуы турында сөйлибез. Тәрбияләнүчеләрнең барысы да игътибар белән тыңлыйлар, биремнәр һәм күнегүләрне дөрес башкаралар. Бездә кечкенә генә бакча участогы бар, без анда балалар белән бергә декоратив чәчәкләр һәм төрле яшелчәләр утыртабыз. Агач утыртуда да балалар актив катнаша, - диде тәрбияче Гөлнара Шәрипова.
Табигатькә якынаеп, балалар үзләренең күзаллауларын киңәйтә, ә укытучылар аларда әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләп кенә калмый, ә аларда яңа һөнәрләргә - авыл хуҗалыгы хезмәткәре, урманчы, экологларга карата кызыксыну уяталар.
- Без экологияне тирәнтен өйрәтү буенча тәҗрибәбез белән бик теләп уртаклашабыз, республика һәм район семинарлары үткәрәбез. Быел безнең балалар бакчасы «Нәни эколог - мәктәпкәчә яшьтәге балалар» республика проектында катнашты. Бу юнәлештә зур эш тәҗрибәсеннән файдаланып, без әле тагын уңышларга ирешербез дип уйлыйбыз, - дип планнары турында сөйләде «Каенкай» балалар бакчасы мөдире Наталья Матросова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса