Нурулла чишмәсенең суы тәннәрегезгә сихәт бирсен
Чыты авылында яшәүчеләргә изге күңелле, игелекле кешеләр зур бүләк ясады. Алар авыл чишмәсен төзекләндереп, аңа яңа сулыш өрделәр.
Беркөнне Зөфәр Казаннан авылга кайткач, караңгы әрәмәгә төшеп, яшь чакларында йөргән, үлән җыйган чишмә буйларын урап кайтырга уйлый. Чишмә чыгып торган Мишә ярына төшә, бала чакларына кайтып хозурланып, сокланып чишмәгә карап тора. Ул вулкан шикелле кайнап чыгып, агып тора. Өйгә кайткач, әнисе, Миңнегөл апага барысы турында да сөйли. Сеңлесе Гөлфирә белән кияүләре Минәхәт Казаннан кунакка кайткан була, ул Зөфәр сөйләгәннәрне тыңлап тора һәм шул табигать биргән байлыкны карап кайтырга булалар. Суын алып эчеп карыйлар, шундый суык, тешне сындырырлык, тәмле суны Минәхәт бер шешәгә тутыра, Казанга алып китеп, лабораториягә биреп, суның сыйфатын тикшертә. Суның сыйфаты, шул кадәр яхшы, чиста булып чыга. Шуннан соң ул бу чишмәне чистартырга, төзекләндерергә, аңа яңа сулыш өрергә кирәк, дигән карарга килә. Нигә шундый саф, чиста, салкын сулы чишмәне, табигать биргән байлыкны, әрәм яткырырга ди. Икенче атнаны авылга кайтканда, чишмәне чистарту, төзекләндерү өчен бөтен кирәк-ярагын үзе белән Казаннан төяп алып кайта. Чишмәне Зөфәр үз малайлары белән бергә казып тирәнәйтәләр, анда кирәкле җайланмаларны урнаштыралар. Өстен махсус капкач белән каплап беркетәләр, су алып эчәргә чүмеч, чишмәгә улак куялар, чүмеч элеп кую өчен, ботаклы агач казып утырталар. Чишмәгә төшү өчен җайлы булсын өчен яр буена тимер баскыч эшләтеп, алып кайтып куя Минәхәт. Ярдан өскә менгәч, чишмәгә суга төшкән кеше, шунда утырып хәл алсын, ял итсен, салкын су эчеп, йөрәгенә шифа, тәненә сихәт алсын дип өстәл, ике утыргыч җиргә казып утырталар.
Зөфәрнең әтисенең якты истәлеге хөрмәтенә чишмәгә «Нурулла чишмәсе» дигән исем биреп, элмә такта язып куялар. Минәхәтнең хатыны Гөлфирә әлеге тактаның артына «Халкым Аллаһы Тәгалә биргән табигать байлыгын саклыйк» дип язып калдырган.
Хәзер чишмәнең суы ябык улактан челтерәп агып тора. Чиләк, бедон куеп рәхәтләнеп тутырып алырга була, күз ачып-йомганчы бер чиләк тула. Бик җайлы, уңайлы, матур итеп эшләгәннәр чишмәне, бөтенләй яңа сулыш өргәннәр аңа. Шундый саф, чиста, салкын сулы, челтерәп агып торган чишмәне, табигать байлыгын чистартып, аны тәртипкә китергәнегез, төзекләндергәнегез, аңа яңа сулыш өргәнегез, бөтен халык файдаланырлык итеп, матурлап эшләп чыкканыгыз өчен, беренче чиратта, Сәлахетдинова Миңнегөл апаның кияве, Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылында туып-үскән Абуталип улы Минәхәткә, кызы Гөлфирәгә, улы Зөфәргә һәм аларның малайларына бу изге эшләре өчен, табигать байлыгын төзекләндереп, Чыты халкына файдалануга тапшырганнары өчен, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган изгелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән аермасын.
Хөрмәтле авылдашларым, Нурулла чишмәсенең суын эчеп, җаныгызга шифа, тәнегезгә сихәт алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia