Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Объектларны көзен санаячаклар...

Бүген районда төзелеш эшләре, торак, социаль-мәдәни билгеләнеш объектлары капиталь ремонты колачын күрми мөмкин түгел. Моны җирле мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре дә күрде һәм бәяләде. Алар район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров белән бергә эшче сәфәргә чыккан иде.


Социаль һәм мәдәни объектлар төзелешендәге хәлнең торышы белән танышып йөргән башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасары Азат Вәлиуллин Осиново бистәсендә, Ленино-Кокушкино һәм Богородск авылларында булдылар. Алар берочтан районда яшәүчеләр белән дә аралашты.
Осиново бистәсендә, мәсәлән, алар Чияле урамындагы йортны карады. Аның түбәсен күптән түгел генә алыштырганнар иде. Шуны да искәртеп үтү зыян итмәс, бу микрорайонда ел саен торакларны капиталь ремонтлау программасы нигезендә берәр йортны тәртипкә китерәләр. Монда үзара финанслау шартлары да кертелә.
Бистә күзгә күренеп үзгәрә бара. Әмма биредә яшәүчеләр бистә эчендәге юллар торышыннан канәгать түгел. Алар, очрактан файдаланып, башкарма комитет җитәкчесенә мөрәҗәгать иттеләр. Ул аларга мәсьәләне контрольгә алачагын вәгъдә итте.
Үз чиратында, ул бистәдә торучыларга урамнарында чисталык саклау һәм подъездларын тәртиптә тотулары турында кайгыртуларын сорады.
Аннары сәфәр чираттагы пунктка - Ленино-Кокушкинога иде. Эдуард Мәхмүтович урта мәктәпкә кереп чыкты. Быел бу белем йорты капиталь ремонт программасына кертелгән иде (Чыты һәм Керәшен Сәрдәсе мәктәпләре дә шул программага кертелгән). Бүгенге эш барышы яхшы гына әзерлектә дип бәяләнде. Августның өченче ункөнлегендә биредә комиссион кабул итү планлаштырылганлыгын да әйтергә кирәк. Башкарма комитет җитәкчесе күргәннәреннән канәгать калып:
- Капиталь ремонтка шактый средстволар бүлеп бирелде. Күп эш башкарылганы күренеп тора. Ремонтка иҗади караулары сөендерә. Сыйныфларның бизәлеше күзне иркәли. Әлеге эшкә ата-аналарның аңлап каравы күңелле хәл. Укытучылар бик тырышкан. Һәркемнең дә эше күп булуга карамастан, ремонтка үз өлешен, күңел җылысын керткән. Аларга тырышлыклары өчен рәхмәт, - диде.
Шунысын да әйтергә кирәк, ул кабинетларны, коридорларны, ашханәне, кухняны карап йөргән иде. Бердәнбер замечаниесе - мәктәп территориясенең җитәрлек төзек булмавына кайтып калды.
Авылда йөргәндә ул Үзәк урамдагы 1 нче йорт янында булды. Анда биредә яшәүчеләр белән очрашты. Аларны борчыган сорауларга җавап бирде.
Шул ук көнне башкарма комитет җитәкчесе Богородскидагы төзелеп килүче объектны да карады. Бу - авыл мәдәният йорты. Монда бизәү эшләре төгәлләнеп килә. Бер үк вакытта территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла. Бина эчендә сантехник эшләр үткәрелә, җиһазлар урнаштырыла. Зур тамаша залы 300 кешене сыйдырачак. Ул авыл кешеләре өчен бик уңай ял итү урыны булачак. Бина үзе дә авылны ямьләп, бизәп торачак.
Объект тулы әзерлектә диярлек булса да, ул 1 августта тапшырылачак, Эдуард Дияровның төзүчеләргә сораулары аз түгел иде. Ул җирле хакимият һәм подрядчылар белән дә әңгәмә корып алды.
- "Авыл клублары" республика программасы узган ел эшли башлады. Нәкъ менә республика программасы нигезендә узган ел Кибәчтә клуб төзелде. Быел Богородскида да заманча мәдәният объекты калыкты. Ул авылның мәдәни учагы булачак. Монда яшен дә, картын да тартачак. Әле шунысы да игътибарга алырлык - ул күп функцияле булачак. Биредә ФАП һәм авыл җирлеге администрациясе эшләячәк. Бу халыккка борчыган мәсьәләләрен бер урында тиз арада хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Киләчәктә мондый объект Яңа Шигалидә торгызылачак, - диде.
Эшлекле сәяхәтен йомгаклап, Эдуард Дияров авыллардагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Алар, нигездә, җөмһүриятебез җитәкчесе билгеләгән республика хөкүмәте ресурс яклавы белән бәйлелеген дә ассызыкларп үтте. Төзелеш эшләре һәм капиталь ремонт колачын күз алдына китерү, бәяләү өчен әлеге объектларны күрү генә аз. Монда кешеләрнең йөзләрен күрү кирәк. Ә аларда борчылу төсмерләре булса да, канәгатьлек чалымнары да бар. Димәк, проблемалар бар, әмма алар хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса