Өч ел эчендә ришвәтчелек өчен 29 питрәчле җәза алган
Питрәчтә коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе утырышы узды.
Утырыш барышында комиссиянең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.
Бу вакыт эчендә хокукый һәм коррупциягә каршы юнәлештәге 99 чара үткәрелде, шул исәптән барлык категория хезмәткәрләр өчен 97 консультация бирелде, шуларның 90ы - кадрлар хезмәте хезмәткәре.
Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең 2 утырышы уздырылды, коррупциягә каршы тору һәм муниципаль хезмәт, мәгариф, мәдәният, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, муниципаль сатып алулар, эшмәкәрлек эшчәнлеге, җир мәсьәләләре, район иҗтимагый советы эше өлкәләрендә 18 мәсьәлә каралды.
Мәнфәгатьләр конфликты буенча комиссия тарафыннан 1 утырыш үткәрелде, 2 белдерү каралды.
Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен бозган затларны юридик җаваплылык чараларына җәлеп итү мәсьәләсенә принципиаль якын киләләр. Соңгы 3 елда 29 кеше җаваплылыкка тартылган, шуларның 1се - ышанычны югалту буенча, 2021 елда әлегә җавапка тартылучылар юк.
Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт учреждениеләре тарафыннан хисап чорында мәктәп укучылары һәм яшьләр белән 330 чара үткәрелгән, шул исәптән 3 квиз район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча яшьләр ярдәмчесе тарафыннан. Мәктәп яны лагерьларында һәм «Акчарлак» балалар сәламәтләндерү лагеренда коррупциягә каршы чаралар үткәрү көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia