Өч миллион сумнан артык грант оттылар
«Питрәч якташлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының «Я – крепость, веду бой!» проекты 3 100 000 сум күләмендә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан («Росмолодежь») грант отты.
Әлеге проект партнерлар белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов тууына 120 ел тулу уңаеннан тормышка ашырыла.
- Грант оту шактый авыр булды, чөнки көндәшлек бик зур иде. Конкурска Россиянең 69 төбәгеннән 425 гариза тапшырылган иде. Илнең 27 субъектыннан коммерцияле булмаган оешмаларның 46 проекты җиңүче дип табылды (гомуми сумма 46 млн. сум). Әйтергә кирәк, гаризалар патриотик тәрбия һәм реконструкция оештыру белән шөгыльләнүче профессиональ командалардан иде, - дип уртаклашты проект авторы һәм фестивальләрне оештыручы Наилә Таҗиева.
Безнең район проект командасының да эш тәҗрибәсе зур. Узган ел «Әлбәдән» Хәрби уеннары» фестивалендә Россиянең 15 регионыннан 8 меңнән артык кунак катнашты. Фестиваль «Иң яхшы тарихи вакыйга» номинациясендә «Russian Event Awards» милли премиясе лауреаты исеменә лаек булды. «Туризм лидерлары» республика конкурсының «Ел ачышы» исеме һәм башка һөнәри бүләкләр тапшырылды.
- Мин безнең командага ышанам. Без яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү һәм якташыбыз Петр Михайлович Гаврилов турында тарихи истәлекне саклау өчен мөмкин кадәр сыйфатлы вакыйга булдырырга тырышачакбыз, - дип билгеләп үтте Наилә Таҗиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа