Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ольга Бикинина: “Мин күбрәк хулиганнарны яратам!”

Бүген эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр оешу көне билгеләп үтелә

Бу бүлекчәләрнең тарихы революциядән соңгы елларда, Совет хакимияте балаларның караучысыз калуына каршы көрәш башлагач башлана. Соңыннан 1940 елда милициядә балалар бүлмәләре булдырыла, алар 1977 елда балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциягә әверелә. Бүген балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр – профилактика системасының төп звеносы, ул бала үсешенә тискәре йогынты ясый торган хәлләрне ачыкларга, аның илнең тулы хокуклы гражданины, җәмгыять әгъзасы буларак формалашуында ярдәм күрсәтергә сәләтле.

Кемнәр өчендер балигъ булмаганнар эшләре өлкәсендә эшләүчеләр – форма кигән кырыс инспекторлар, кем өчендер – дөрес юлга басарга соңгы мөмкинлек бирүчеләр. Питрәч районы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре булып эшләүче Ольга Бикинина өчен ул тормыш эше, ул анда 27 ел хезмәт куйган.

Вячеслав Петров, полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары

– Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә Россия Эчке эшләр органнары системасында мөһим урын алып тора, – дип аңлата полиция башлыгының Питрәч районында җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Вячеслав Петров. – Вакытында үткәрелгән профилактика һәм тәрбия – киләчәктә хокук бозуларны булдырмау өчен ачкыч.

Кызганыч, хәзерге заман гаиләсе балаларны тәрбияләү традицияләрен белми, шуңа балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләренә атааналарга тәрбия нигезләрен аңлату эше дә йөкләнә. Яшь ата-аналар хәзер төрле блогерларга ышаналар, алар исә үзләре дә педагогика мәсьәләләрен бик аңламыйлар.

– Чынлыкта булган бер очрак – балалар уйнап машинага ут төрткәннәр, – дип сөйли подполковник Петров. – Әти-әниләре адвокатлар белән балаларын якларга килделәр. Мин алардан: – "Ә сез шулай итеп нинди кешеләр тәрбияләргә телисез соң?" – дип сорадым. Сезнең хәзер балаларга үз гамәлләрегез өчен һәрвакыт җаваплылык тотарга кирәклеген аңлату өчен уникаль мөмкинлегегез бар. Йә алар моны хәзер аңлап кала, яки соңрак тормыш барысын да катгыйрак итеп аңлатачак. Шуннан соң адвокатларсыз гына барысын да тиешенчә хәл иттеләр.

Ольга Бикинина балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә эшкә 1998 елда килә. Бу вакытта ул инде Казан университетын тәмамлаган, коррекция мәктәбендә һәм район эчке эшләр бүлеге секретариатында эшләп тәҗрибә туплаган була:

– Авыр вакытлар иде, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек чәчәк аткан, группировкалар территорияләр бүлгән, оешкан җинаятьчел группалар балаларны җинаять эшчәнлегенә җәлеп иткән катлаулы чор. Ләкин без берләштек – прокуратура, участковыйлар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр – һәм бергәләп каршылык күрсәтә алдык! – дип сөйләде Ольга Владимировна. – Минем остазым прокурор ярдәмчесе Гүзәл Харисовна Хәмидуллина, мин аңа 31 майда эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр оешу көне билгеләп үтелә бик рәхмәтле. Аңа көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында шалтырата ала идем, һәм ул һәрвакыт ярдәм итте, ничек дөрес эшләргә икәнен аңлатты.

Яшь хезмәткәрне Питрәчтә барысы да белә – балалар, яшүсмерләр, ата-аналар, мәктәп директорлары.

31 май, 2011 ел. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек составы. Өске рәттә: Ольга Бикинина, Анна Малова. Аскы рәттә: Людмила Потеряхина, Людмила Мышева.

– Без кабинетларда утырмадык. Анна Малова, Людмила Мышева белән бергә оешмаларга чыктык, мәктәп укучылары, ата-аналар, укытучылар белән эшләдек. Үз кул астымдагыларның ышанычын һәм мәхәббәтен яуларга кирәк иде. Мин малайларны, гомумән, барысын да яратам. Бигрәк тә хулиганнарны. Алар бит ачык, ихлас! Сорасаң, шунда ук барысын да эшлиләр. Андый егетләр белән сугышка да бару куркыныч түгел! Яшүсмерләр белән сөйләшергә, аңлашырга гына кирәк – бу минем ата-аналарга һәм педагогларга төп киңәшем.

Подполковник Петров:

– Хәтта кешене әрләү дә – ул үзенчәлекле талант. Менә Ольга Владимировнада ул бар. Ул ачуланганда, син үзеңне кимсетелгән итеп хис итмисең. Бу үзенә күрә бер төрле сәләт дип әйтергә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса