Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олимпиадалар – максатка ирешү юлында бер баскыч

Заманча технологияләр белән тулы дөньяда балалар хәреф тану түгел, сөйләшергә өйрәнгәнче үк кулларына гаджетлар алалар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кемнедер күпкырлы виртуаль киңлек туры юлдан читкә тайпылдыра. Әмма кемнедер, киресенчә, рухландыра, кызыксынучанлык өсти, белемгә омтылыш уята. Питрәч икенче мәктәбенең ике укучысы, алтынчы сыйныфта гына укысалар да, үзләренә Казанда профильле лицейга укырга керү өчен укуда уңышларга ирешергә кирәк дигән максат куйганнар.

Данил Долгов һәм Адель Хисмәтуллинның портфолиосында инде күп бүләкләр бар. Күптән түгел аларга яңа уңышлар өстәлде – укучылар Winkid республика олимпиадасында уңышлы чыгыш ясадылар.
Winkid – Казан федераль университетының төп мәктәп предметлары буенча 1-8 сыйныф укучылары өчен олимпиадалары, ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Данил һәм Адель өч фән – инглиз һәм рус телләре, шулай ук математика буенча белемнәрен тикшерделәр. Ике фән буенча малайлар бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Адель рус теле буенча олимпиада призеры һәм математика буенча җиңүче булды. Аның активында быел шулай ук математика буенча “Олимпка юл” республика мәктәп укучылары олимпиадасында һәм инглиз теле буенча “Минем инглиз теле” республика олимпиадасында призлы урыннар бар.
Данил шулай ук мәктәп укучылары өчен КФУ олимпиадасында рус теле буенча призлы урын алды һәм математика буенча җиңүчеләрнең берсе булды.
Мондый уңышлар, әлбәттә инде, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Укучылар белән өстәмә рәвештә икенче мәктәпнең математика укытучысы Любовь Петровна Долгова шөгыльләнә.
Малайларның әти-әниләре аларны бик хуплыйлар.
- Без мәктәп укытучыларына, сыйныф җитәкчесе Любовь Петровна Долговага, беренче укытучы Гөлназ Сәлимҗановна Гибатовага улларыбызга булышканнары, аларны рухландырулары өчен рәхмәтле, - диләр Данилның әнисе Лариса һәм Адельнең әнисе Елена. – Без, әлбәттә, малайларыбызның шундый кызыксынучан булуларына, укырга яратуларына бик шат, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз.
Балаларның башка кызыксынулары да бар, алар спортка, яшьтәшләре белән аралашуга игътибар бирергә тырышалар, шулай да куйган максатларына ирешү – КФУ лицеена укырга керү өчен вакытның күп өлешен укуга багышлыйлар. Тиздән алар укырга керү имтиханнары тапшырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса