Өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына алып бару дәвам итәчәк
Үзизоляция режимыннан соң, пенсионерларны махсус транспортларда медицина оешмаларына алып барачаклар.
Коронавирус пандемиясе башлангач, әлеге тикшеренүләр вакытлыча туктатылды, әмма ситуация яхшыргач, алар дәвам итәчәк.
Ел азагына кадәр Татарстанда 93 мең пенсионерны медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла.
"Демография" илкүләм проекты һәм "Өлкән буын" төбәк проекты ярдәмендә 2020 елда инде 22 меңгә якын кеше тикшеренү үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia