Олы яшьтәге питрәчлеләргә умартачылык продуктларының файдасы турында сөйләячәкләр
Чарада катнашу бушлай
Өлкән яшьтәге кешеләрне кеше сәламәтлеген һәм гомер озынлыгын саклауда умартачылык продуктларының роле турында лекциягә чакыралар.
Спикер булып Питрәч районыннан медицина фәннәре кандидаты, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Җәлил Сибгатуллин чыгыш ясаячак.
Дәрес 15 февральдә 13 сәгатьтә үзәк район хастаханәсендә (поликлиниканың 2 нче каты, конференцияләр залы) узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа