Онытмыйк Җиңү батырларын. Алар өчен үлем юк җирдә!
Иртәгә Бөек Җиңү көне! 9 Май чараларын пандемия беткәнче кичектерергә туры килде, әмма бу дата изге булудан туктамый.
Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле.
Безнең һәркайсыбыз өчен Ватан, Туган ил төшенчәләре аерым бер мәгънәгә ия. Әмма бу сүзләрне ишеткәч, мәңгелек ут ялкынын, күкрәкләрен орден-медальләр белән бизәгән ветераннарның җыерчыклы йөзләрен күз алдына китермәгән кеше юктыр. Җиңү көне – барыбызның да уртак шатлыгы, горурлыгы һәм кайгысы.
Җиңүнең юбилей елында безнең районда 30дан артык истәлекле урын тәртипкә китерелде: һәйкәлләр реконструкцияләнде, стелалар буялды, бөтен җир җыештырылды, брусчатка алмаштырылды, постаментлар, коймалар яңартылды. Кибәчтә, «Светлый» торак комплексында һәм район үзәк хастаханәсе территориясендә яңа һәйкәлләр барлыкка килде.
Бөтен ил Җиңү көнен үз-үзеңне изоляцияләү режимында билгеләп үтәчәк. Районда, бөтен илдәге кебек үк, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күп санлы акцияләр старт алды, геройларны өйдән чыкмыйча гына да искә алырга мөмкин: хәтер шәме кабызырга, шигырьләр укырга, җырлар җырларга була – һәркем үз күңеленә хуш килерлек онлайн флешмоб таба ала. «Үлемсез полк» акциясе шулай ук онлайн режимда узачак. Теләге булган һәр кеше #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән пост урнаштырып, акциягә кушыла ала. Бүген үз туганнарыгызның һәм якыннарыгызның - ветераннар, тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләрен «Новости Пестрецы» инстаграм-аккаунты директына җибәрегез. Безнең «Пестрецы новости» ВК төркемендә фотоальбом да ачылды, анда фотоларыгызны урнаштыра аласыз. Җибәрелгән фотосурәтләрдән видеоролик иртәгә тәкъдим ителәчәк.
Геройларыбызның бөек батырлыгы һәм Җиңү бәйрәме турында онытмагыз. Әмма, быел халык күп җыела торган һәм массакүләм чараларда катнашудан тыелыгыз, күп санлы акцияләрдә катнашыгыз, өйләрегездә генә бәйрәм итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа