Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Озак яшәү сере – күңел сафлыгында

Март аенда Ефимова Федосия Алексеевна үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ул илебездә барган күп вакыйгалар шаһиты.

Федосия Олы Дүртөйле авылында туган. 15 яшендә яхшы тормыш эзләп, Казанга китә. Анда эшкә урнаша. Әмма тыныч тормышка сөенеп озак яши алмый - сугыш башлана. Ул 7 нче заводта ал-ялны белми эшли. Бар да Җиңү хакына була.
Сугыш тәмамлангач, шул ук заводка фронтовик Николай да урнаша. Ул Ярославль өлкәсеннән үк килгән була. Яшьләр таныша, бер-берсен ошата. 1946 елда кызлары Валентина да туа.
әтиемне соңгы тапкыр 3-4 яшьләремдә күргән идем. Аларның гаилә тормышлары барып чыкмаган. Әти әнисе янына кайтырга тәкъдим иткән, әмма әни килешмәгән. Шулай итеп аерылышырга туры килгән. Аннары шәһәрдә яшәү кыенлашты, без әнием белән икәү әби янына кире Дүртөйлегә кайтырга мәҗбүр булганбыз. Менә шуннан соң әтиемне беркайчан күргәнем булмады. Әни аны әле дә сагынып искә ала, - дип сөйли кызы Валентина.
1970 елда Федосия Алексеевна Питрәчтән йорт сатып ала. Әле дә шунда яши. Кызы Валентина озак еллар Мәскәү янында яши, хәрби частьтә эшли. Сигез ел элек әнисе янына бөтенләйгә күчеп кайта. Үз балалары юк. Әнисе белән икесе генә яшәп яталар. Үз көчләре белән янкорма төзегәннәр, су керткәннәр, ванна ясаганнар. Мунча ясарга хәлләреннән килмәгән. Җәмәгать мунчасы да эшләми, ичмаса, дип ризасызлыкларын белдерделәр. Үз мунчаларын төзергә ярдәм итсеннәр иде дигән фикерне җиткерде алар.
Федосия Алексеевна күп урыннарда эшләгән: хастаханәдә санитарка да булган, яследә балалар да караган. Алар гаиләдә сигез бала үскән. Араларында ике ир туганнары булган, калганнары - кызлар. Федосия җиденчесе булган. Бүгенге көндә үзе генә исән икән инде. Берничә кыз туганы 80 яшькә кадәр яшәгән, озаграк яшәгәннәре дә булган.
95 яшь - аз гомер түгел. Бу зур юбилей, гомер бәйрәме. Шуның өчен аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Руслан Камалов, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина һәм Питрәч авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Людмила Фадеева килгән. Алар юбилярга чәчәкләр, истәлекле бүләк алып килгән. Руслан Ирекович Россия Президенты открыткасын да тапшырды. Аннары Валентина Николаевнага мөрәҗәгать итеп: "Әбине саклагыз. Аның 100 яшьлек юбилеен күрергә язсын", - диде.
Без киткәнче әби чәчәкләрдән күзен алмый карап утырды. Аларны әйләндерә-әйләндерә, сокланып карап торды. Күзләрен йома-йома озаклап иснәп тә алды. Картайгач, кешенең ис тоюы кими төшә, диләр. Бер дә дөрес түгел икән. Бу вакытта Федосия әби яшь чакларын исенә төшереп утыргандыр, бәлки.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X