Пановка авылында тантаналы рәвештә яңа «Хәлил» мәчетен ачтылар
Ул 50 кешене сыйдыра алачак. Бинаның гомуми мәйданы 200 квадрат метр тәшкил итә.
Аллаһы Тәгалә йорты 60тан артык хәйрияче акчасына төзелде, бу изге эштә Руслан Хәлилов аеруча зур өлеш кертте.
Төзелешкә акчаны «Пановка авыл җирлеге муниципаль берәмлеген үстерүгә ярдәм итү» фонды җыйган.
- Мин һәрвакыт горурланып әйтәм: Пановка минем туган ягым, монда минем тамырларым. Бу җиргә яхшылык эшләргә тиешлегемне сизәм, - ди фонд рәисе һәм мәчеткә нигез салучы Руслан Хәлилов. - Мәчет турында күптән уйладык. Бездә православие христианнары өчен чиркәү бар, әмма мөселманнар өчен намаз укырлык, имамның вәгазьләрен тыңларлык урын юк иде. Беренче ташны ике ел элек салдык, мәчетне кыска вакыт эчендә төзедек. Безнең һәм авылдашларыбызның хыялы тормышка ашуына мин бик шат, - ди ул.
Мәчет төзелешенә зур өлеш керткәннәре өчен күпләргә рәхмәт хатлары, ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлекле билгеләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Руслан Хәлиловның төп бүләге ТР мөселманнары Диния нәзарәте медале булды.
Бүләкләү тантанасыннан соң һәркемне яңа мәчеткә экскурсиягә чакырдылар. Аның эчке бизәлеше сокландыра: ап-ак стеналар, түшәм һәм идәннәр, зур тәрәзәләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен иркен намаз заллары, тәһарәт алу өчен уңайлы бүлмәләр. - Искиткеч матур мәчет. Халык бик канәгать, - дип кичерешләре белән уртаклаша авылда яшәүче Гөлҗиһан Иванова.
- Һичшиксез киләчәкмен. Мин динле кеше, үз динемне яратам һәм хөрмәт итәм, - ди ул. Шушы көннән «Хәлил» мәчете дин тотучылар өчен үз ишекләрен ачты. Имам-хатыйб итеп Солтан хәзрәт Сөләйманов билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа