Пановка авылында яшәүченең мәчесендә котыру авыруы булуын ачыклаганнар
Мәчедә котыру авыруы ачыкланды. Ул хуҗасының кулын тешләгән һәм күршесен тырнаган.
25 сентябрьдә Пановка авылында яшәүченең мәчесендә котыру авыруы булуын ачыклаганнар. Бу хакта районның ветеринария хезмәте хәбәр итә. Ул сарайда яши торган мәче була. Мәче үзен агрессив тота башлаган, хуҗасын тешләгән һәм күршесен тырнаган. Аны изоляциялиләр һәм күзәтү үткәрәләр. Берникадәр вакыттан соң мәче үлгән. Аның патологик материалын ветлабораториягә җибәрәләр. Котыру авыруы диагнозы куела. Питрәч ветеринария хезмәте Пановкада эпизоотиягә каршы чаралар башлады. Этләр, мәчеләр, вак һәм эре мөгезле терлекләрне вакциналаштыралар.
- Бу хайваннар һәм кешенең куркыныч вируслы авыруы. Шуңа күрә, һичшиксез, йорт хайваннарына котыру авыруыннан елга бер тапкыр прививка ясатырга кирәк. Йорт хайванының күзәтүчесез хайваннар янында булмавын күзәтеп торырга кирәк. Сукбай этләр һәм мәчеләр йорт хайванын тешләсә, яки котыру авыруына шик булса, кичекмәстән безгә хәбәр итәргә һәм зарарланган кешеләрне изоляцияләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Питрәч РДВБ башлыгы Раил Газизов. - Күптән түгел генә авыру хайван белән контактка кергән булсагыз, вакытында ясалган вакцинация коткарып кала ала. Шуңа күрә хуҗага кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм вакцина алырга кирәк. Мондый хәл булмасын өчен, таныш булмаган хайванны сыйпап ашатканчы һәм өйгә алганчы ныклап уйларга кирәк, - дип искәртте ул саклык чаралары турында.
Әгәр кешене тешләсәләр, яраны тиз генә сабын белән юарга, яра кырыйларын йод яки зеленка белән яндырырга һәм стериль бәйләвеч салырга, шуннан соң ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Бер генә очракта да яраның үзен яндырырга һәм җөйләр салырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа