Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пановка авылыннан Шпагиннар гаиләсен Казан Кремлендә хөрмәтләделәр

Ирле-хатынлы инде 49 ел бергә

Бүген Пановка авылыннан Шпагиннар гаиләсен  Казан Кремлендә иң яхшы гаиләләрнең берсе буларак хөрмәтләделәр.

Хәбәрчебез Фәния Михеева белән әңгәмә вакытында ирле-хатынлы Шпагиннар бәхетле гаилә серләре белән уртаклашты.

Безнең арада кешеләр сокланырлык тату  гаиләләр аз түгел. Шуларның берсе Шпагиннар гаиләсе. Алар моннан кырык тугыз ел элек  бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык антын биргән, бүгенге көнгә кадәр бәхетле гомер кичерәләр.
Алар 1972 елның августында өйләнешәләр. Ул вакытка аларның икесенең дә педагогик белеме була. Һөнәрләренең, карашларының  уртак булуы аларны гомергә бергә бәйли. Әле тагын аларга тотрыклылык сыйфаты хас. Алар сайлаган һөнәрләренә тугры калган. Өстәвенә, алар  ерак авылда эшләгән, авыл балаларына белем биргәннәр. Матур балалар үстергәннәр. Кызлары  да алар юлыннан киткән.

- Сезнең гаилә стажыгыз күп кенә парлар көнләшерлек. Сез җитмешенче елларда ук өйләнешкәнсез. Сезнеңчә,  гаилә нәрсәдән  башлана?
- Әлбәттә,  ярату, мәхәббәттән!

- Бәхетле гаилә тормышы – ул үзе бер сәнгать, диләр. Сез моның белән килешәсезме?
- Тулысынча түгел, шулай да, беренче чиратта, бу икеңнең дә  - ир белән хатынның тырышлыгы: физик,  рухи хезмәте.

- Сезгә гаилә өчен нәрсә дә булса корбан итәргә туры килдеме?
- Әлбәттә. Беренчедән,  вакыт белән. Гадәттә барлык ата-аналарның үзләре өчен вакытлары калмый.  Һәрчак үзеңә азрак тотасың, гаилә эшләренә, өй мәшәкатьләренә күбрәк игътибар бирәсең. Үзеңнең яраткан шөгыльләрең турында онытырга туры килә. Чөнки  балалар, аларның дәресләре, проблемалары турында кайгырту беренче планга чыга. Шәхси мәнфәгатьләр  турында сөйләп тә торасы юк. Бу гаилә тормышының  аксиомасы. Әгәр якыннарың үзләрен яхшы хис итсен, чын-чынлап үзләрен яратуларын, аларның тормышы белән кызыксынуларын тоеп яшәсен дисәң, үзең турында онытырга кирәк.

- Сезнеңчә, бәхетле гаилә сере нидән гыйбарәт?
- Ул гади һәм шул ук вакытта катлаулы. Бәхетле гаилә нигезендә  игелеклелек, нинди генә хәлдә дә ярдәмгә килергә әзер булучанлык  ята. Үзара аңлашып, бер-береңә юл куеп яшәгәндә генә бәхетле яшәп буладыр ул.  Шулай булмаганда күпме проблемалар туа. Һәм, әлбәттә инде, иң мөһиме,  балалар. Монда аңлатып та торасы юк.

- Ә гаилә тормышында иң мөһиме нәрсә?
- Бер-береңне гафу итә белү һәм сабырлык.

- Сез күпләр көнләшерлек тормыш юлын  кулга-кул тотынышып үттегез. Бу вакыт эчендә нәкъ менә сезнең гаиләгә хас нинди дә булса традицияләр барлыкка килдеме?
- Бездә инде күптәннән походларга бару традициясе яшәп килә. Ул безнең балаларыбыз, хәтта оныкларыбызда да формалашты. Безнең зур гаилә табигатьне ярата, һәм без сәяхәт итәргә яратабыз, ныклап туган ягыбызны өйрәнәбез. Кеше матурлык эзләп чит илләргә бара. Карагыз әле,  безнең үзебездә  дә нинди матур урыннар бар бит!  Без инде күптәннән районыбызның төрле почмакларына, хәтта күрше районнарга  бер көнлек походлар оештырырга уйлап йөрибез. Бездә кызыклы урыннар күп һәм аларны белергә кирәк. Бу күңелләргә  дәрт өсти!

- Ә сезнең гаиләдә истәлекле әйберләр бармы?
- Бар, әлбәттә, бу - бабабыз - Бөек Ватан сугышы ветераны П.В.Шпагинның хәрби бүләкләре. Без алар белән горурланабыз һәм аларны кадерләп саклыйбыз. Балаларыбыз өчен дә бу кадерле ядкарь.

- Гаилә корырга җыенган яшьләргә, шулай ук  билгеле бер тәҗрибә туплаган гаиләләргә әйтер сүзегез…
- Аларга җил давылларга һәм ураганнарга каршы тора алырлык, су асты ташлары аркылы үтә алырлык ышанычлы,  ныклы гаилә  көймәсен булдыруларын телибез.  Әлбәттә, бу күчмә мәгънәдә. Ә чынлыкта исә гаиләне түземлек, сабырлык һәм тагын бер кат сабырлык коткара. Шуңа күрә, бер-берегезгә карата сабыр, түзем булыгыз, хәтта тормыштагы иң катлаулы хәлләрдә. Шул чакта барысы да яхшы булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса