Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пановка мәдәният йорты директоры Евгений Ломовой «Евсеевлар утары»на яңа сулыш өрә

Ул һәм җирлек активистлары гаять зур мәгърифәтчелек эше алып баралар.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Пановка мәдәният йорты директоры Евгений Ломовой 10 ел дәвамында бөртекләп туган ягы тарихын җыя. Ул 18 гасырда төзелгән, бүген ташландык хәлдәге йортны Пановка волостена караган 12 авылның музеена әверелдерергә омтыла, шул рәвешле киләчәк буыннар өчен төрле гасырлар һәм җәмгыятьнең төрле катламнарының яшәү рәвешен саклап калырга тырыша.

«Евсеевлар утары» архитектура комплексы өлешчә 3 нче төзәтү колониясе территориясендә урнашкан. Колония коймасы артындагы кунак флигелендә кайчак кышын ягулыкны экономияләү өчен хуҗалар үзләре дә яшәгән. Шулай ук крепостнойлар йорты да бар, аның беренче катында дворовыйлар яшәгән, ә икенче катына агач басмалар аша атларны менгерә торган булганнар. Барин йорты үзе 2014 елдан бирле буш тора һәм акрынлап җимерелә бара. Элек анда озак еллар күп буын пановкалылар укыган мәктәп булган.

– Бу вакыт эчендә мародерлар мичләрне сүтеп, кайбер бүрәнәләрне кисеп алырга өлгерделәр инде, – дип аңлата Евгений Ломовой. – Фундамент плитәләре коела, почмаклары ишелә. Шуңа күрә беренче бурыч – бинаны консервацияләү.

Пановка тарихы 1602-1603 еллардан башлана. Екатерина II бу җирләрне беренче булып бригадир Петр Тарбеевка биргән. Ул исә бушлыкны Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта Себердән дә күчеп килүчеләр белән тутырган. Нәкъ менә Тарбеев 1774 елда биредә агачтан беренче Знаменский чиркәвен төзегән.

Икенче хуҗа Иркутск губернаторы булып хезмәт иткән Николай Евсеев була. Аның вакытында утар чәчәк ата: төп йортка флигельләр салалар, ә 1809 елда таштан Никольский чиркәве төзелә, ул хәзер дә эшли.

1849 елда Пановкада училище ачалар. Ул вакытта һөнәрчелек остаханәләре эшли, аларда җитештерелгән продукция – култыкса, орчык, чана, чаңгы – Казанда уңышлы сатыла.

1917 елгы революциядән соң алпавытлар утарны ташлап китәләр. Крестьяннар, байлар малын талап, утарны яндырырга җыеналар. Аны волость башкарма комитеты рәисе Александр Фадеев коткара, ул мәктәпне һәм һөнәрчелек остаханәләрен шушы иркен бинага күчерергә куша. 1996 елга кадәр бу бина мәктәп булып хезмәт иткән, Евгений Ломовой үзе дә монда укыган.

– Балачактан ук тарих, туган якны өйрәнү белән мавыктым, – дип сөйли Евгений Иванович. – Беренче белемем буенча мин театр коллективлары җитәкчесе, икенчесе буенча – музей хезмәткәре, мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне саклау буенча белгеч.

Ул Пановка мәдәният йортында инде 23 ел эшли, һәм бу еллар дәвамында бөртекләп волость тарихын туплый. 2016 елдан музейны булдыру буенча җентекле эш башлана. Мәдәният йортында экспозицияләр барлыкка килә башлый. Бүген биредә барин йорты интерьеры фрагментлары, тарихи документлар, чиркәүләр, хастаханәләр һәм мәктәпләр тарихы турында стендлар күрергә мөмкин.

Беренче экспонат – могҗизалы рәвештә исән калган агач рамлы борынгы көзге. Ул революцияне кичергән, башта мәктәпнең химия кабинетында торган, аннары төрле иске биналар буенча күчеп йөргән һәм, ниһаять, «өенә» кайткан. Ә соңгы трофейларның берсе – 19 гасырга караган француз камин сәгате.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Үзенә күрә бер горурлык – волостьның 12 авылының костюмнар коллекциясе, аларның күбесе, күргәзмәдә урын булмау сәбәпле, әлегә сандыкларда саклана. Артефактларны җыю – кыйммәтле һәм җентекле эш. Әгәр элек кешеләр традицион костюмны бүләк итеп бирергә риза булсалар да, көмеш бизәнү әйберләрен сатып алырга туры килгән. Шулай ук кайчандыр барин йортында торган революциягә кадәрге җиһазлар да энтузиастларга кыйммәткә төшә. Кайвакыт турыдан-туры түгел, ә уникаль әйберләр алырга килгән антиквардан сатып алырга туры килә.

Тарихи кыйммәткә ия булган ниндидер әйберләрне авыл халкы ташлый. Туган якны өйрәнүчеләр аларны сайлап алып тәртипкә китерәләр һәм экспонат итеп куялар. Мәдәният йорты фойесындагы крестьян көнкүреше күргәзмәсендә мондый экспонатның мисалы булып күптән түгел генә табылган чигелгән сөлге тора.

Фойедагы тагын бер экспозиция «Җиңү белән горурланабыз» дип атала. Биредә сугыш чорын кичкән авылдашларының уникаль фотолары һәм хатлары, аларның бүләкләре, солдат көнкүреше әйберләре, сугыш урыннарыннан китерелгән кораллар тәкъдим ителгән.

– Безнең фонд бик бай, барлык тарихи чорлар буенча экспонатлар күп, – ди Евгений Ломовой. – Экскурсияләр вакытында балаларга якын һәм ерак бабаларының ничек яшәве, аларның нинди кыяфәттә булулары, нәрсә белән шөгыльләнүләре бик кызыклы.

Утар үз сәгатен көткән арада, Пановка мәдәният йорты аның күңеле белән яши. Биредә иҗади эш кайный: «Русский сувенир» халык ансамбле, «Самоцветы» фольклор ансамбле, «Капель» вокал ансамбле халык җырларының яңгырашын, балалар театр һәи вокаль коллективлары халык гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый. Алар барысы да – туган якны өйрәнү эшендә актив катнашучылар.

Евгений Ломовой һәм җирлек активистлары гаять зур мәгърифәтчелек эше алып баралар. Алар даими рәвештә архивлардан документлар эзлиләр, этнографик экспедицияләр кабул итәләр, төбәк тарихы турында социаль челтәрләрдә сөйлиләр. «Евсеевлар утары» фонды булдырыла, төбәк һәм федераль грантларга заявкалар бирелә. Беренче чираттагы консервация эшләренә – тәрәзәләрне алыштыру, фундаментны ныгыту, идәннәрне торгызуга гына – биш миллион сум таләп ителә.

– Чираттагы тапкыр грант алырга тырышканда җиңү өчен безгә нибары 0,25 балл җитмәде, – ди авыр сулап Евгений Ломовой. – Ләкин бу күңелсезләнергә сәбәп түгел. Барин утарын торгызу һәм анда Пановка волосте музеен булдыру – тормышымның максаты.

Аның хыялында – 500 квадрат метр мәйданлы иркен бина, анда крестьяннар һәм алпавытлар тормышы, картада инде булмаган, әмма хәтердә һәм коллекцияләрдә исән булган авыллар турында сөйләүче экспозицияләр урнаштырылачак.

Кайчан да булса «Евсеевлар утары» туристлар һәм экскурсоводлар белән җанланачак. Евгений Ломовой моңа ышана. Тырыш хезмәт белән ныгытылган бу ышаныч – Евсеевлар утарының районның һәм республиканың мәдәни һәм туристик энҗесенә әверелеп, яңа тормыш алачагына төп өмет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса