Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пановкада Александр Филипповны һәркем яхшы хәтерли

Пановка авылында төзәтү колониясендә Александр Иванович Филиппов хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар. Ул 25 ел әлеге колония башлыгы булып хезмәт куйган. Ул эшләгән дәвердә Пановка зур үзгәрешләр кичерә, яңа торак йортлар, мунча-прачка комбинаты, фабрика, гостиница һәм башка социаль объектлар төзелә. Александр Ивановичның 80 еллыгы уңаеннан пановкалылар бу искиткеч шәхеснең хәтерен мәңгеләштерергә булганнар. Аның инициаторы ветераннар оешмасы советы рәисе Юрий Лопоухов.

Александр Филиппов Балык Бистәсе районы Григорьевка авылында туып-үскән. Ул шат күңелле, укуга бик сәләтле кеше була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, агроном белгечлеге ала. Аннан соң ике ел ерак Бурят-Монголиянең бер колхозында агроном булып эшли. Туган җиренә әйләнеп кайта һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә юллама алырга бара. Анда аны министрлыкка квалификацияле кадр эзләп килгән Давид Исаакович Брудный күреп ала. Шунда ук Филипповны Пановкага баш агроном буларак эшкә чакыра, аңа авыл хуҗалыгы эшен оештырырга тәкъдим итә. Ә соңыннан ул 1964 елда колония башлыгы була һәм озак еллар җитәкче вазыйфасын башкара.
Ул вакытларда колониянең дүрт мең гектар җир биләмәләре булган. Арыш, бодай, борчак, солы, арпа, вика, күпьеллык үләннәр чәчкәннәр. Сигез гектарда яшелчә бакчасы булган – анда төрле яшелчәләр үстергәннәр, әле тагын өч гектарда җиләк-җимеш бакчасында алмагачлар, груша һәм чия агачлары үстергәннәр. Дүрт фермада 400гә якын савым сыеры асраганнар, яшь терлекләр дә шактый күп булган. Дуңгыз фермасында 500ләп дуңгыз симерткәннәр. Бу алга киткән хуҗалык була, ул безнең республиканың гына түгел башка төбәкләрнең дә җинаять-башкарма системасы учреждениеләрен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп торган.
- Әгәр Александр Иванович ул вакытта гади колхоз рәисе булып кына эшләсә, аңа мондый күрсәткечләре һәм казанышлары өчен, мөгаен Социалистик хезмәт герое исеме биргән булырлар иде, - диде Филипповның хезмәттәше, УФСИН ветераны Александр Гусев.
- Ул бу авылдагы һәр кешенең тормышында мөһим роль уйнады. Мин мәктәпне тәмамлап, укырга киткәндә изге теләкләрен, үгет-нәсихәтен бирде, аннан соң мин һәрвакыт, һәр эштә аның белән киңәшләшә торган булдым. Ул бик акыллы, тыйнак кеше иде, - диде 3 нче төзәтү колониясе учреждениесенең попечительләр советы рәисе Рафик Хәлилов. - Александр Филиппов колония янәшәсендәге йортта яшәде.Бер караганда эш урынының якын булуы бик уңайлы, икенче яктан караганда, үзеңне чиктәге кебек хис итәсең, төнлә дә тревога буенча уяталар. Бу штаб-фатир гына була. Кайвакытларда төннәрен йокламыйча, кухняда әзерләнеп утырып чыга иде, – дип искә алды ул.
Филиппов ун ел хатыны Зинаида Ивановна һәм ике баласы: Марина һәм Сергей белән чит казна фатирында яшиләр. Башкаларга йортлар салдырган, ә үзе өчен вакыт тапмаган. 1969 елда Пановкага эчке эшләр министры Салих Япеев килә.
- Минем икенче килүемә колония башлыгының яңа, нык, кунаклар кабул итәргә оят булмаслык йорты булсын, - дигән ул. Менә шуннан соң Филипповка колония белән янәшәдә әлеге йортны төзиләр.
Александр Иванович 2012 елда вафат була. Аны Пановка авылы зиратына җирлиләр.
Мемориаль тактаны ачу хөрмәтенә оештырылган тантаналы митингта район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасы буенча Россия УФСИН башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Хиалеев һәм башкалар катнашты.
- Александр Филипповны безнең якташыбыз дип саныйбыз, ул бөтен гомерен безнең төбәккә багышлаган. Андый кеше турында хәтер мәңге яшәргә тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса