Павел Алексеев: «Закон кысаларында һәркемгә ярдәм итәргә тырышабыз»
Полиция өлкән лейтенанты белән әңгәмә кордык
14 июньдә миграцион исәпкә алу, гражданлык һәм чит ил гражданнарының ил территориясендә законсыз булуына каршы тору өлкәсендә тәртип тәэмин итүче хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан без полиция өлкән лейтенанты Павел Алексеев белән әңгәмә кордык, ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

– Павел Анатольевич, сезгә нинди төп бурычларны хәл итәргә туры килә?
– Минем вазыйфам шәхси состав белән эшләүне, шулай ук гражданнарны кабул итүне, документлар рәсмиләштерүне күздә тота. Хәзер, Президентның 1126 номерлы боерыгы кысаларында, чит ил гражданнарын легальләштерүнең актив фазасы бара. Аларның күбесе элек илдә законсыз булган, ләкин хәзер үз статусларын тәртипкә китерә алалар.
– Нинди тәртип бозулар белән еш очрашасыз?
– Төп проблема – миграция законнарын читләтеп үтү. Мәсәлән, кайбер дәүләтләрнең гражданнары, срокны юкка чыгару өчен илдән китәләр һәм тиз арада кире кайталар, шулай итеп монда яшәү вакытларын озайтырга тырышалар. Әмма хәзер мондый схемалар автоматлаштырылган системалар белән җиңел ачыклана.
– Истә калырлык хокук бозу очраклары булдымы?
– Быел гыйнвар-февраль айларында Көек авылында үткәрелгән рейд вакытында документсыз яшәгән 10 Куба кешесен ачыкладык. Тоткарлау, материалларны рәсмиләштерү, вакытлыча тоту үзәгенә тапшыру – барысы да кыска вакыт эчендә эшләнде. Нәтиҗәдә аларны депортацияләделәр.
– Мигрантлар белән эш ничек бара?
– Без читтән килүчеләрне “көтелгән” һәм “көтелмәгән”нәргә бүлмибез. Иң мөһиме – законны үтәү. Әгәр чит ил кешесе кагыйдәләрне үтәсә, без документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәбез. Бозса – чаралар күрәбез. Хәзер Питрәч районында Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары аеруча күп, Европа, Азәрбайҗан, хәтта Гваделупадан килүчеләр дә очрый.
– Сезнең өлкәдә мәгълүмати технологияләр ничек үсә?
– Бүген күп кенә мәсьәләләр читтән торып хәл ителә: теркәлү, гаризалар бирү, белешмәләр алу. Бу чиратларны кыскарта һәм процессны тизләтә. Бу район халкының саны артканда, ә бүлекчә хезмәткәрләре штаты элеккечә калган вакытта мөһим, бу исә йөкләнешнең артуына китерә. Бүлек хезмәткәрләре мөмкинлекләреннән чыгып эшләсәләр дә, бездә көчсез звенолар юк. Һәркем үз бурычын намус белән үти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia