Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Педагогика хезмәте һәм район балалар хәрәкәте ветераны 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Нина Степановна Яр Чаллы шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга кергән. 1960 елда училищены тәмамлагач, 17 яшендә юллама буенча Питрәч авылына эшкә килгән.

Ул пионерлар йортына эшкә урнаша һәм анда 40 ел эшли. Башта хор түгәрәге җитәкчесе була, ә аннары методист вазифасына билгеләнә.

Питрәч мәктәбенең география укытучысы Михаил Михайловичка кияүгә чыга, алар 40 ел тигез гомер итәләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр – уллары Александр һәм кызлары Ирина, ул да үз гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлый.

Башта мин методист эшен аңлап бетермәдем, чөнки моңа беркайда да өйрәтмәделәр, – дип искә ала Нина Степановна. – Воронежга Бөтенсоюз курсларына бардым, Казанның Пионерлар сарае хезмәткәрләре, ВЛКСМ  (Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлеге)  комсомол өлкә комитеты хезмәткәрләре, Казан шәһәренең яшь техниклар һәм натуралистлар, туристлар станцияләре белән дуслаштым, анда миңа методик ярдәм күрсәттеләр, чөнки район мәктәпләрендә бу юнәлешләр буенча 40 түгәрәк эшләде. Мәктәп һәм район слетын үткәрдек. Аннан соң мин елъязма алып бара башладым, ул “Вперед”  район газетасында яктыртылып барды. Балалар белән эшләү бик кызыклы иде. 300 бала өчен Советлар Союзы шәһәрләре буенча экскурсияләр оештырдык:  Ленинград, Киев, Минск, Мәскәүгә. Мин бик чая, өлгер булганмын! Экскурсияләрдә катнашу өчен, әлбәттә, активистларны, олимпиада җиңүчеләрен һәм район чараларында сәламләүләр әзерләүдә катнашучыларны сайлап алдылар: Авыл хуҗалыгы көне, Комсомол туган көн, Укытучылар көне, Милиция көне һәм башкалар. Барлык сәламләүләрне үзебез иҗат иттек һәм җирле шагыйрьләр Аркадий Маслов, Юрий Афанасьев һәм Виктор Батмановка мөрәҗәгать иттек, дип санап китте ветеран.

Ул шулай ук  Питрәч район хастаханәсе янында ике еллык шәфкать туташлары курслары оештырылуы, шул курсларны үтүе турында сөйләде. Курсларны тәмамлаганчы ук, район хастаханәсенең баш табибы Максим Буйлин аңа хастаханәнең методик кабинетында эш тәкъдим итә. Курсларны яхшы тәмамлый, әмма хастаханәдә эшләүдән баш тарта. Шул ук вакытта партиянең район комитетына, редакциягә эшкә чакыралар. Нина Степановна тәкъдимнәрне кабул итмәвен әйтә, чөнки аңа  укытучылык  эше ошый. Үз вакытында Нина Степановна район партия комитеты, Мәгариф министрлыгы грамоталары белән бүләкләнә, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Хезмәт ветераны” һәм “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре бар, ВЛКСМның Мактау билгесе белән бүләкләнгән.

     

Нина Степановна аралашучан кеше, җырларга, чәчәкләр үстерергә һәм район газетасын  укырга ярата. Аның ике оныгы, өч оныкчыгы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса