Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсия фонды заманга яраклаша белә

Хәзерге вакытта күп кенә хезмәтләрдә актив рәвештә электрон документ әйләнеше, электрон сервис һәм хезмәтләр кертелә. Интернеттан файдаланучы клиентлар саны да арта гына бара. Шулай ук Россия Пенсия фонды эше өчен дә бу өстенлекле юнәлеш. Алар пенсионерларга яңа мөмкинлекләрне үзләштерергә ярдәм итә.

Район пенсия фонды идарәсендә узган йомгаклау утырышында да актив халыкның хезмәтләрдән файдалануын тәэмин итү турында сөйләштеләр. Идарә башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов билгеләп үтүенчә, узган елда безнең районда теркәлгән иминиятләштерелгән затлар саны ун процентка арткан һәм ул 39709 кешене тәшкил итә. Районда яшәргә теләүчеләр арта гына бара, торак комплекслар төзелә, шәхси торак төзелеше дә кимеми. Шул уңайдан идарәнең клиент хезмәтендә ике кабул итү урыны оештырылган. Бүген белгечләргә кабул итүгә алдан язылып яки чират буенча эләгергә була. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кабул ителгән чараларга да карамастан, үз чиратыңны берничә көн көтәргә туры килүе мөмкин. Очрашуны файдалырак итәр өчен, питрәчлеләр Россия Пенсия фонды сайтындагы хезмәтләрдән һәм электрон язылудан файдаланырга тырыша. Мобиль клиент хезмәте дә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә булыша, ул даими рәвештә ерак авылларга барып, күчмә кабул итүләр үткәрә.
Коллективның көйле эше, моны җитәкче рәхмәтләр белән билгеләп үтте, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Шуңа күрә дә 2018 елда барлык төр пенсияләр һәм социаль пособиеләр питрәчлеләргә вакытында һәм тулы күләмдә түләнде. Сүз уңаеннан, пенсия фонды идарәсенең районның өлкән яшьтәге кешеләре белән эше моның белән генә чикләнми. Алар белән “Россия пенсионерлар берлеге”нең җирле бүлекчәсе хезмәттәшлек итә, алар төрле чаралар үткәрә һәм “Өлкәннәр университеты”нда укулар оештыра.
Ана капиталы сертификаты алыр өчен мөрәҗәгать иткән 261 гаилә ярдәм алган. 2019 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме элеккегечә - 453026 сум кала. Программа 2021 елга кадәр озайтылды, алдагы индексация киләсе елга көтелә. Искәндәр Әхмәтҗанов билгеләп үтүенчә, районда күпчелек гаиләләр ярдәм средстволарын торак шартларын яхшыртуга тота, шулай ук алар белән балалар бакчаларына, яслеләргә түләүчеләр дә бар, хәзер программа буенча шундый мөмкинлек тә каралган.
- Безнең өчен бу елда иң өстенлекле бурыч булып электрон сервисларны популярлаштыру, пенсия законындагы яңа нигезләмәләрне тормышка ашыру, питрәчлеләрне сыйфатлы һәм тиз кабул итүне оештыру кала, - диде Искәндәр Әхмәтҗанов.
Пенсия фонды идарәсе һәм почтаның үзара хезмәттәшлеге, шулай ук бу өлкәдәге проблемалар турында утырышта Федераль почта элемтәсе идарәсе Казан районара почтамтының аерым структура бүлекчәсе башлыгы Ксения Хамдамова сөйләде. Ул кадрлар җитешмәү һәм авылда яшәүчеләр саны кимү сәбәпле, почта бүлекчәләре эшен оештыру кыен, шулай да авыл халкы, шул исәптән пенсионерлар барлык хезмәтләрне вакытында һәм тулы күләмдә алсын өчен аларны саклап калырга кирәклеген әйтеп узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин почтамт вәкиленә яңа торак комплексларның берсендә өстәмә бүлекчә ачарга тәкъдим итеп мөрәҗәгать итте, моңа инде күптәннән ихтыяҗ зур.
Чара район пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды. ТР буенча Россия Пенсия Фонды бүлекчәсе вәкиле Рәсимә Икасова Марина Богатовага һәм Габделнур Мөхәммәдиевка ТР буенча ПФР бүлекчәсе рәхмәт хаты, Анна Воробьевага пенсия фонды бүлекчәсе мактау грамотасы тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса