Пенсия турында нәрсәләр белергә кирәк?
2019 елдан массакүләм мәгълүмат чараларында һәм халык арасында киң яңгыраш алган пенсия билгеләү һәм түләүләр тәртибендәге үзгәрешләр турында закон көченә керә. Пенсия белән бәйле барлык сораулар турында газетаның баш редакторы Ольга Шәрипова Питрәч районында Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов белән сөйләште.
- Искәндәр Әхтәмович, пенсиягә чыгу яшен арттыру кайчан башлана?
- Пенсиягә чыгу яшен арттыру 2019 елның 1 гыйнварыннан башланачак һәм 2028 елга кадәр ун ел дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь дәрәҗәсендә билгеләнәчәк. Беренче этапта үзгәрешләр 1959 елгы ир-атларга һәм 1964 елгы хатын-кызларга кагыла. Алар 2019 елның икенче яртысында яки 2020 елның беренче яртысында 60,5 һәм 55,5 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы ала. Шундый ук принцип педагогика, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә һәм иҗат хезмәткәрләргә дә карала. Аларга пенсиягә чыгу яше түгел, ә эш стажы булу мөһим, пенсия билгеләү пенсиягә хокукы барлыкка килгән елга бәйле рәвештә озайтылачак. Мисал өчен, 2019 елда укытучының педагогика стажы 25 елга тула икән, аңа пенсия хокукы 6 айга соңрак бирелә. Авыл медицина хезмәткәрләренә 25 ел стаж таләп ителә. Әгәр авыл хастаханәсе табибының 2021 елда тиешле стажы тулса, аңа пенсия 2024 елда билгеләнә.
- Аерым категория гражданнарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы сакланачакмы?
- Элек вакытыннан алда пенсиягә чыкканда билгеләнгән ташламалардан тыш, пенсия яшенә җиткәнче пенсия билгеләүгә яңа нигезләмәләр кертелде. 37 ел хезмәт стажы булган хатын-кызларга, 42 ел хезмәт стажы булган ир-атларга (әмма хатын-кызлар өчен 55 яшьтән, ир-атлар өчен 60 яшьтән иртәрәк түгел) ике ел алдан пенсиягә чыгу хокукы бирелә.
Мисал өчен, 1967 елгы хатын-кыз, яңа кагыйдәләр буенча 2026 елда 59 яшькә җиткәч, пенсиягә чыгарга тиеш, ә әгәр ул 37 ел эш стажына ия булса, 57 яшьтә пенсиягә чыга ала. Әмма күрсәтелгән эш стажына уку, Совет Армиясе сафларында хезмәт итү, балаларны карау чорлары һәм башкалар керми.
- Күп балалы аналар өчен иминият пенсиясенә чыгу яше сакланырмы?
- Әйе, 3 бала өчен – 57 яшьтә, 4 бала өчен – 56да, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аналар 50 яшькә җиткәч пенсиягә чыгу хокукы турындагы норма саклана.
- Киләсе елда пенсияләр ничек индексацияләнәчәк?
- 2019 елда иминият пенсияләре, шул исәптән, фиксацияләнгән түләүләрне дә кертеп, 1 гыйнвардан 7,05 процентка арттырылачак. Пенсия күләме һәр алучыга аерым артачак. Әйтик, әгәр гражданин 2018 елда 10000 сум күләмендә пенсия алса, аны индексацияләү суммасы 705 сум тәшкил итәчәк, әгәр кеше 15000 сум алган булса, аны 1057 сум күләмендә арттыру көтә.
- Эшләүче пенсионерларга пенсияне индексацияләү тәртибе нинди?
- Эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән киткәч өч айдан соң гамәлгә ашырылачак. Пенсия күләмен индивидуаль исәпкә алу мәгълүматлары нигезендә яңадан исәпләү тәртибе сакланып кала, ул һәр елның 1 августыннан башкарыла, пенсионерга моның өчен гариза язу кирәкми. Пенсияне яңадан исәпләү тәртибе һәркемнеке аерым: аның күләме узган ел эшләгән хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле. Шул ук вакытта пенсияне максималь арттыру өч пенсия балы белән чикләнә. 2018 елда бер балл бәясе 81,49 сум тәшкил итә.
- Хәзер һәркем “авыл стажы” булган кешеләрнең пенсияләрен арттыру турында сөйли. Бу турыда аңлатып китегез әле.
- Авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерлар өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясен түләүгә 25 процент күләмендә өстәмә түләү кертелә (2019 елның 1 гыйнварына иминият пенсиясе – 5334,19 сум тәшкил итәчәк, өстәмә түләү – 1333,55 сум).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа