Питрәч аграрийлары авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән мәшгуль
Ел саен ноябрь-декабрь айларында бу эшләрнең барышын Казан белгечләре тикшерә
Бу атнада комиссия ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы вәкиле, «Татлизинг» ААҖ баш инженеры Радик Гыймадиев җитәкчелегендә районның сигез авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Алар арасында баллар системасы буенча рейтинг төзелде. Беренче тикшерү пункты Колай авылындагы “Агролак-К” предприятиесенең машина-трактор паркы булды.
Предприятиедә биш тырма, дүрт культиватор, дүрт ашлык җыю машинасы, шулай ук тракторлар, чәчкечләр бар. Барысы да кышкы чорга сакланышка куелган. Техниканың күп өлеше әле яңа. Авыл хуҗалыгы предприятиесе акрынлап иске агрегатны заманчага алыштыра. Нигездә, техника озак вакытлы аренда буенча сатып алына.
- Без техниканы алдан әзерләргә тырышабыз. Бу хәзер генә, әле алда ярты ел вакыт бар кебек тоела, ләкин вакыт бик тиз уза. Күз ачып йомарга өлгермисең – инде яз җитә, - дип билгеләп үтә “Агролак-К” җитәкчесе Раил Галәмов.
Комиссия башкарылган эштән канәгать калды
- Ел саен бездә парк, мастерскойлар, ашлык җыю техникасы, чәчкечләр, культиваторларны карау үткәрелә. Һәркемнең техникасы әзер. Кирәкле барлык детальләр майланган, барысы да аскуймаларга куелган, көпчәкләр дә буялган, плёнка белән төрелгән. Бу әле без барган беренче хуҗалык кына, мондый тәртипне күрү күңелле, - дип йомгак ясады Радик Гыймадиев.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Ак Барс – Питрәч” беренче, “АгроЛак-К” – икенче, “Шәле-Агро” – өченче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа