Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч аграрийлары авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга керештеләр

Барлыгы 527 тырмага капиталь ремонт ясалачак

Авыл хуҗалыгында тәнәфесләр юк – әле кайчан гына басуларда моторлар гөрелтесе ишетелеп тора иде, инде мастерскойларда эш гөрли. Аграрийлар техниканы кышкы саклауга куялар, тырмаларны ремонтлый башладылар, башка авыл хуҗалыгы техникалары үз чиратын көтә.

– Тырмалардан тыш, шулай ук культиваторларны, чәчкечләрне, өч чәчү комплексын, төрле маркалы тракторларны ремонтларга кирәк, – дип санап чыкты “Ак барс-Питрәч” предприятиесенең авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженеры Ленар Гайнеев. – Шулай ук техниканы кышкы саклауга куябыз. Бездә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау бригадалары бар, ә чәчү комплексларын механизаторлар тәртипкә китерә, – дип билгеләп үтте ул.

Тырмаларны ремонтлау бригадасында Эдуард Суляев җаваплы. Ул слесарьлар Александр Якимов һәм Анатолий Горшунов белән эшли. Барысы да тәҗрибәле, зур стажлы. Александр Якимов техника белән инде 38 ел эшли, шуларның 17се – шушы тимерчелек цехында.

– Көненә 8 тырма ремонтлыйбыз. Аларны сүтеп-җыябыз, буйыйбыз, сакларга куябыз, язын комплектлыйбыз. Көннәр буе гайка ачкычлары һәм головкалар белән эшлибез, – диде тәҗрибәле тимерче Эдуард Суляев. – Берсен озынайтырга, икенчесен кыскартырга кирәк, алар стандарт һәм үткен булырга тиеш. Бер тырманы рәтләү өчен норматив буенча 80 минут вакыт китәргә мөмкин, ә без 50 минут эчендә башкарып чыгабыз. Бездә тәҗрибә бар, шуңа күрә барысын да сыйфатлы эшлибез. Саннар артыннан кумыйбыз. Яңа елдан соң безнең бригаданы яңа агрегатлар, күбесенчә культиваторлар һәм сошниклар көтә, – дип сөйләде ул.

Иң мөһиме – авыл хезмәтчәннәренә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, шуңа күрә аларның кәефләре яхшы һәм ремонт эшләрен вакытында тәмамларга өметләнәләр.


ЦИФРЛАР

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 1527 тырмага капиталь ремонт ясалачак. Тагын ике хуҗалыкта эшли башладылар: “Шәле-Агро”да 240 тырманың 170ен, “Ак барс-Питрәч”тә 400 тырманың 50сен ясадык. Гаврилов исемендәге хуҗалыкта (104 тырма бар), “АгроЛак-К”да (102) һәм “Макс Ойл”да (150) ремонт бу атнада башланды.

Ноябрь башында районда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында еллык авыл хуҗалыгы машиналарын тикшерүе узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса