Питрәч активистларын яшьләр экологик хәрәкәте кысаларында бүләкләделәр
Шулай ук «Яшел семерка» һәм «Яшел команда»республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Казан шәһәрендә, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТРның башка ведомстволары вәкилләре катнашында, 2022 елның экологик сезоны йомгаклары буенча "Чиста булачак" республика фестивале үтте.
Фестивальдә узып баручы елга нәтиҗәләр ясалды, киләсе елга яңа максатлар куелды, шулай ук иң активистларны, шул исәптән Питрәч районы активистларын да бүләкләделәр.
Татарстан Республикасының экологик хәрәкәтен үстерүгә шәхси өлеш керткән һәм "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәтенең табигатьне саклау һәм экологик-агарту чараларында актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары белән питрәчлеләр бүләкләнде. Алар арасында:
- Яшьләр үзәге белгече Инсаф Нуриев һәм КАТК филиалы белгече Ләйсән Фазлыева;
- Яшьләр үзәге белгечләре Софья Агаджанян, Динара Абрамова;
- КАТК филиалы студентлары Халитова Лиана, Миндугулова Аделина, Фролова Анна, Моратова Диана, Сучкова Мария, Щуплецова Виктория, Самотохина Валерия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia