Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Бу уңайдан без район бүлеге хезмәткәрләре белән әңгәмә кордык

ДАИ инспекторлары Эдуард Мостафин һәм Ренас Гәрәев. Валерий Мирошников фотосы

14 июньгә каршы төндә Питрәч районы юл-патруль хезмәте экипажы – өлкән лейтенант Ренас Гәрәев һәм кече лейтенант Эдуард Мостафин исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүне профилактикалау максатында “Заречье” дача бистәсен тикшергәннәр. Көтмәгәндә каршыга килгән машина фаралар белән сигнал бирә башлый.

Шофер машинасыннан чыгып:

– Хатын бала таба! Бала тудыру йортына барып җитәргә булышыгыз! – дип сорый.

Автоинспекторлар килеп туган хәлнең мөһимлеген шунда ук аңлап алалар һәм ашыгыч рәвештә эш йөртәләр. Артем Литреев үзенең игезәкләр белән авырлы хатыны Айсылуны алып бара. Өстәвенә аның каны киткән була, хатын вакыт-вакыт аңын югалта, Артем аны нашатырь спирты белән чылатылган салфетка белән аңына китерә. Планлы госпитализациягә кадәр ике көн калган була, ләкин сабыйлар  дөньяга иртәрәк туарга булган.

– Аны безгә күчереп утыртыгыз! –  дип команда бирә Гәрәев. 

Инспекторлар хатынны патруль машинасының алгы утыргычына утырталар, бала тудыру йорты өчен җыелган әйберләрне багажникка салалар, иреннән нашатырьлы салфетканы алалар. Махсус сигналлар кабызып, Казан ягына ашыгалар, таныш юл буенча Чуйков урамындагы перинаталь үзәккә баралар. Ике атна элек кенә тулгаклары башланган  бер хатынны шунда алып барган булалар инде.

Ренас Гәрәев искә төшерә: “Сәгатенә 140 километр белән бару җиңел һәм гади кебек тоела. Чынлыкта исә бу гаять зур киеренкелек:  алдан баручы шоферлар еш кына югалып калалар, кая борылырга белмиләр. Өстәвенә, кеше тормышы өчен җаваплылык та басым ясый. Мин инде бала таба башласа нишләргә икәнен күз алдыма китердем – куртканы кая җәяргә, хатын-кызны ничек яткырырга икәнен уйлап куйдым. 

Гәрәев артта утыра һәм пассажир белән гел сөйләшеп бара. Кинәт аның сүзләргә реакция ясамавын сизә, башы салынып төшә. Ул аны нашатырь спирты иснәтеп аңына китерә. Бу берничә тапкыр шулай кабатлана. Барып җиткәнче аны егылмасын өчен иңбашыннан тотып бара.

Казанга кадәр  30 километр араны 20 минутта үтәләр. Перинаталь үзәккә килеп җитәләр – шлагбаум ябык була. Мостафин сигнал бирә, ә Гәрәев сакчы утырган төп капкага йөгерә:

– Шлагбаумны ач! Хатын-кыз бала таба!

Ниһаять, бала тудыру йорты территориясенә керәләр, медперсонал каталка алып чыга. Шул вакыт хатынның ире дә килеп җитә. Бишәүләп хатынны каталкага салалар, аннан соң табиблар кулына тапшыралар.

Артем Литреев: 

– Бу көтмәгәндә килеп туган хәлдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре батырлык күрсәттеләр. Мин үземнең автомобилемдә хатынымны болай тиз хастаханәгә илтеп җиткерә алмас идем. Аны операция блогына алып киттеләр, кесарево кисүе ясаячакларын әйттеләр. 

Өлкән лейтенант Ренас Гәрәев: 

– Автоинспектор хезмәте хәлнең  кинәт үзгәрергә мөмкинлеген һәм теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәклегенә өйрәтә. Сабыр булырга, машина йөртүчеләрнең провокацияләренә бирешмәскә, әдәпле һәм салкын канлы булып калырга өйрәтә. Кешеләр хезмәткәрне эш урынында түбәнсетеп яки каршылык күрсәтеп үзләренә генә начарлык эшли алалар. Эшне моңа кадәр җиткермәү яхшырак. Без җитди зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар булган юл-транспорт һәлакәтләрендә булабыз, тынычлык саклыйбыз, беренче ярдәм күрсәтәбез.

Литреевның телефон номерын алып, автоинспекторлар патрульлек итүне дәвам итәләр. Сәгать өчтә шалтыратып хәлләрен сорыйлар:

 – Бәбиләдеме?

– Әйе! Малай белән кыз! Алар белән барысы да яхшы!  

Артемның шатлыклы тавышы патруль хезмәткәрләрен тынычландыра.

 – Котлыйбыз!

– Мин сезгә бик рәхмәтлемен! 

 – Шундый мизгелләр өчен полициягә эшкә барырга кирәк тә! –  ди Гәрәев. 
 

– Хезмәтебез шундый! – ди Мостафин. 

Без ДАИ инспекторы өлкән лейтенант Ренас Гәрәев белән хезмәт, тормыш һәм юлларда куркынычсызлык турында сөйләшә алдык.

– Сез эчке эшләр органнарына ничек килдегез?

– Мин тумышым белән Питрәчтән. Һәм Питрәчтә 2016 елда икътисади җинаятьләр белән көрәш буенча оперативник булып хезмәт итә башладым. 2023 елда аңлы рәвештә ДАИга күчтем – кешеләргә якынрак булырга, юлларда аларның проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәргә теләдем.

– Инспектор эшендә иң катлаулысы нәрсә?

– Кешеләргә гади чынбарлыкны аңлату. Бер мисал: машина йөртүчеләрнең каешны эләктермәгән өчен штраф салуыбызга ачулары килә. Мин “ВАЗ-2114” пассажирының Арышхазда янында BMW белән  бәрелешү вакытында алгы тәрәзәдән 40 метрга очып чыгып киткәнен күрдем. Эләктерелгән булса, бәлки, исән калыр иде.

– Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе нинди?

– Саксызлык. Юлдагы хәлне фаразлый алмау. Күптән түгел Беренче Май бистәсе янында М-7 аша җәяүлеләр кичүендә яшүсмер питбайк белән юл аркылы “зебра” буенча узарга булган. Уң як полосада машиналар туктый, ул газ бирә һәм сул як полосага чыга, анда аны машина йөртүчеләр хәтта күрмәгәннәр дә.

Нәтиҗә: беренче машина аны бәрдерә, икенчесе өстеннән чыга. Могҗиза белән җәрәхәтләр белән генә котылып кала. Барлык кагыйдәләр буенча барган җәяүле дә сак булырга, як-ягына карарга, юлдагы торышны бәяләргә тиеш. Зур  фура тиз генә туктап кала алмый. Үзеңә юл биргәннәренә инануың яхшырак. Мондый очракларда мин профессиональ әйтемне искә төшерәм: “Җәяүле һәрвакыт хаклы, әмма ул һәрвакыт исән түгел”. 

– Ә буш вакытта үз машинагызда йөрү стилегез нинди?

– Мин пенсионер кебек  йөрим! (Көлә) Сәгатенә 90 километрга круиз-контроль куям һәм уң як полоса буйлап барам. Беләсезме, ни өчен? Тизлекне арттырып, 5 минут отасың, әмма үз тормышыңны һәм башка кешеләрнең тормышын куркыныч астына куясың.

– Сезнең хезмәтегезнең философиясе нәрсәдә? 

– Безнең төп бурыч – җәза бирү түгел, кисәтү. Каешын эләктермәгән машина йөртүчене туктатканда, минем аны штрафка тарту максатым юк – минем хезмәтемне штрафлар саны буенча бәяләмиләр. Мин квитанция язып кына калмыйм, закон нормаларының асылын аңлатырга тырышам. Әгәр кеше истә калдырса, икенче тапкыр җәзадан куркып булса да каешын эләктерсә  –  димәк минем тырышлыгым юкка булмаган. 

Рәмис Аллямов, Питрәч районы ЮХИДИ башлыгы:

– Юл-патруль хезмәте һөнәри бәйрәмне уңышлы нәтиҗәләр белән каршылый, безнең хезмәт юлларда аварияләр санын киметү, иминлек дәрәҗәсен күтәрү, юл хәрәкәте өлкәсендә җинаятьләрне һәм хокук бозуларны уңышлы  ачу белән уңышлы шөгыльләнә. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын, эшкә тугры булуларын, аларның җәмәгать тәртибен һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә керткән өлешен билгеләп үтми мөмкин түгел. Барлык хезмәткәрләргә һәм ветераннарга нык сәламәтлек, җиңел юллар, куркыныч һәм авария хәлләре азрак булуын телим. Сезнең белән машина йөртүчеләр арасында үзара аңлашу булсын. Өйдә дә, эштә дә, гаиләдә дә тынычлык һәм гармония булсын. Һөнәри бәйрәм белән сезне!Апрель. 2025 ел. Артем һәм Айсылу Литреевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса