Питрәч авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Районның иң күп кеше эшли торган предприятиесе хезмәткәрләре тырышлыклары белән аерылып тора
“Ак барс” кошчылык комплексында айның иң яхшы хезмәткәрләрен, шулай ук юбилей даталарын билгеләп үтүчеләрне һәм предприятие алдынгыларын бүләкләделәр.
“РУЛЬСЕЗ – ИКЕ КУЛСЫЗ КЕБЕК”

Автотранспорт хезмәте шоферы Николай Кузнецовка “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды. Николай Кузнецов башта Ленино-Кокушкино совхозында эшли, 90 нчы елларда Питрәч кошчылык фабрикасына күчә. Башта вахта автобусы белән идарә итә, бүген - җиңел автомобиль белән. Ул гомер буе Надеждино, Татар Тау Иле, Салкын Чишмә, Бутырка, Питрәч, Олан Иле авыллары буенча хезмәткәрләр ташу белән шөгыльләнгән, көненә 200-300шәр километр юл узган. Җитештерү иртә таңнан башлана, шуңа күрә машина йөртүчегә тагын да иртәрәк торырга кирәк. Хәзер ул эшчеләрне көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында алып баручы дежур машинага күчкән. Аның сменасы өч тәүлек саен иртәнге сәгать җидедә башлана.
– Минем гомер буена бер генә һөнәрем булды, рульсез мин ике кулсыз кебек, -– дип билгеләп үтте Николай Иванович.
Радио тыңлый, хезмәттәшләре белән аралаша, ләкин юл йөрү кагыйдәләрен бозмас өчен, игътибарын читкә юнәлтмәскә тырыша. Үзе сирәк булса да мондый хәлләр булуын таный.
Ул хатыны белән Ленино-Кокушкинода яши, алар ике малай үстергәннәр – Николай һәм Александр. Аларның берсе “Ак барсПитрәч”тә баш агроном вазифасын башкара. Хатыны пенсиядә, шулай ук совхозда да, фабрикада да эшләгән. Кузнецовларның йорт хуҗалыгында терлекләре бар, алар дуңгыз асрыйлар.
«БЕР СҮЗДӘН ГЕНӘ ТҮГЕЛ, КҮЗ КАРАШЫННАН УК АҢЛЫЙЛАР»

Биналарны әзерләү цехы башлыгы Ольга Коробочкина “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Мәктәп елларыннан ук ул бик актив була, хорда чыгыш ясый, төрле түгәрәкләргә йөри, бии, җырлый, шигырьләр укый. Моннан тыш, сыйныфта староста була. Мәктәптән соң Алабуга мәдәни агарту училищесының оркестр бүлеген тәмамлый. Аны Черемышево клубы мөдире итеп билгелиләр, соңрак яшьләр үзәгенә күчә. Икенче баласын тапкач, үзен тулысынча иҗади эшкә багышлый алмаячагын аңлый, якынча ун ел училищеда китапханәче була, ә аннары бөтенләй эшчәнлек өлкәсен үзгәртә, кошчылык фабрикасына күчә.
Монда хезмәт юлын гади эшче буларак башлый, ә 2010 елдан аны биналар әзерләү бригадиры итеп куялар. Аның җитәкчелегендә – 20 кеше.
– Кошларны сугымга озаткач, без корпусларны чиста, дезинфекцияләнгән, агартылган килеш калдырырга тиеш. Бу балалар бакчасы кебек, төркемне яңа балаларны кабул итәргә әзерлибез, – дип кызыклы чагыштыру китерде Ольга Алексеевна. – Бездә өзлексез җитештерү бара, шуңа күрә бәйрәмнәр һәм ял көннәре юк. Миндә оештыру сәләте өстенлек итә, шуңа күрә эш җиңел бирелә. Минем коллектив ир-атлардан тора, бу еллар эчендә алар миңа шулкадәр ияләшкәннәр, мин эшкә урнашканнан бирле минем белән бергә атлыйлар. Алар мине ярты сүздән түгел, күз каршыннан ук аңлыйлар, – диде елмаеп бригадир.
Аның ире, ике улы Евгений һәм Александр шушы предприятиедә эшлиләр. Әти-әниләрен дә исәпкә алсак, Коробочкиннарның инде өченче буыны фабрикада хезмәт куя.
“МИН ЭШСЕЗ УТЫРЫРГА ЯРАТМЫЙМ”

Чистарту корылмалары операторы Рәдиф Шәмседдинов агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул Арча районыннан, Казан механика-технология техникумын тәмамлаган. Казанда заводта токарь булып эшләгән.
– Мин гаиләдә бишенче, иң кечкенә бала. Әти-әни инде олы яшьтә иде, алар янында яшәргә кирәк булды. Безнең авыл кечкенә, эш юк, шуңа күрә дусларым киңәше буенча мин алар белән бергә Ленино-Кокушкино авылына күчендем, – дип сөйләде Рәдиф Бикмөхәммәт улы.
Кошчылык фабрикасында ул 2009 елдан бирле эшли. Сантехник, мастерской мөдире, механик була, хәзер ул биологик чистарту корылмалары операторы булып эшли. Радиф Шәмседдиновның эш графигы – бер көн эшләп өч тәүлек ял.
– Сугым цехыннан килгән бөтен суны чистартабыз, аннары ул күлләргә һәм елгаларга агып китә, – дип аңлатты ул. Аның ике баласы бар – улы һәм кызы, инде биш оныгы бар. Эштән буш вакытта йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә, үгезләр асрый. – Менә мин сезнең белән монда утырам, ә алар анда ач, миңа аларны ашатырга кирәк, – диде шаяртып Рәдиф Шәмсетдинов.
“Мин эшсез утырырга яратмыйм, шуңа күрә мөгезле эре терлек асрыйм”, – диде ул.
“ҺӘРТӨРЛЕ ЯЛГЫШ НӘТИҖӘГӘ ТӘЭСИР ИТӘ”

Инкубатор вакцинаторы Анна Егоровага авыл хуҗалыгы өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен Район башлыгының рәхмәтен белдерделәр.
Анна Михайловна Янсуар авылыннан, фармацевт булырга теләгән, ләкин бу нияте барып чыкмаган, шуңа күрә сатучылыкка укыган. Аннары даруханә базасында оператор булып эшләгән. Кияүгә чыккан, бала тапкан һәм декрет ялыннан соң кошчылык комплексына урнашкан, аның ире дә биредә эшләгән. Башта ул өч-дүрт ел буфетта сатучы була, аннары инкубатор операторы булып күчә, соңгы ике елда ул инкубатор вакцинаторы.
– Тәүлеклек чебиләргә прививка ясыйбыз, көненә безнең кул аша 10-20 мең чеби уза. Бу эш максималь игътибарлылык һәм чыдамлык таләп итә. Һәрбер эшне технология һәм инструкция буенча башкарырга кирәк, кечкенә генә ялгыш җибәрү дә вакцинация нәтиҗәсенә тәэсир итә, – диде Анна Михайловна.
Аның ире дә монда заводта шофер булып эшли. Ир белән хатын предприятиегә аерым йөриләр, Анна Михайловнаның эш көне иртәнге сәгать дүрттә башлана. Ике кызларының берсе Светлана монда фасовкалауда эшли, кечесе Ангелина әлегә студент, КФУда юридик факультетта белем ала.
Бүләкләнүчеләр исемлеге:
Бройлер цехы кош караучысы Виктор Арефьевка “Ак Барс” холдинг компаниясе рәхмәте белдерелде;
Бройлер цехы кош караучысы Салават Хәйдәров “Ак Барс” холдинг компаниясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
Ашханә пешекчесе Айгөл Хәсәновага, котельный слесаре Сергей Бердниковка Питрәч районы башлыгы рәхмәте белдерелде;
Кош караучы Рифнур Гатин, котельный операторы Рафик Ирбулатов, чистарту корылмалары операторы Рәдиф Шәмседдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
Репродуктор хисапчысы Миләүшә Кәримовага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы рәхмәте белдерелде;
Машина йөртүче Илшат Сафин, җитештерү биналарын юучы Николай Лягушкин, ит продукциясен фасовкалаучы Нурия Гатина, ит бүлүче Валентина Фролова, кош фабрикалары һәм механизацияләнгән ферма операторы Юрий Никоноров, котельныйның газ файдалану җайланмалары эшчесе Фәрит Дәүләтшин, сату һәм тәэмин итү бүлеге сатучысы Гөлнур Мөхәммәтҗанова, төзелеш цехы штукатурлаучысы Нәргизә Низамова, кош эшкәртүче Михаил Алексеев, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Рәдис Әхмәтшин, кош эшкәртүче Венера Галиева “Ак Барс” кошчылык комплексының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
Автотранспорт хезмәте диспетчеры Илсөя Закировага, шофер Илшат Гәрәевка, БОС чистарту корылмалары операторы Радик Нигъмәтҗановка, бройлер цехы кош караучылары Вероника Макаровага, Гүзәлия Гаранинага, Сергей Орловка, кош фабрикалары һәм инкубаторның механизацияләнгән фермалары операторы Наталья Яруллинага, КИП һәм А хезмәте механигы Рөстәм Вәлиевка, ветеринария санитары Сергей Егоровка, кошлар асрау мәйданчыгы кош караучысы Ольга Мамедовага, кош фабрикалары һәм инкубаторның механизацияләнгән фермалары операторы Марина Сабировага, кошлар асрау мәйданчыгы кош караучысы Гөлнара Назаровага, слесарь-сантехник Рәис Сөләймановка, ЦРМ слесарь-ремонтчысы Газинур Гарәфетдиновка, кош эшкәртүчеләр Елизавета Горшуновага һәм Светлана Андреевага, ветеринария санитары Марат Гәрәевка "Ак Барс" холдинг компаниясе рәхмәте белдерелде.
ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia