Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылыннан Анна Чешенко оныкларын тәрбиягә алган

Әлеге гаилә янына аларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын белер өчен район башлыгы Илһам Кашапов барды.

Чешенко гаиләсендә биш бала бар. Аларның иң олысына, Максимга, 18 яшь, Мишага – тугыз, Таняга – сигез, Анютага – җиде, Юляга өч яшь.

Анна Васильевна һәм Олег Васильевич 40 ел бергә яшиләр. Аларның беренче очрашуы романтик шартларда булмый, ир белән хатын суд залында танышалар. 19 яшендә кыз авариягә эләгә, машина руле артында Олегның дусты була. Аларны авто һәм мотоузышлар берләштерә. Шофер һәлак була, ә кыз исән кала. Булачак ире аны утырыштан соң озатып куя. Шул вакыттан соң 40 ел узган, нәкъ шул кадәр вакыт Чешенколар бер гаилә булып яшиләр. Аларның өч баласы туган, ике малай һәм бер кыз. Ата-ана олы улларын иртә югалта, аны тугыз ел элек җирләгәннәр.

– Балалар башта әниләре белән яшәде, – дип сөйли Анна Васильевна оныклары турында. - Барысын да эчкечелек җимерде. Кызым безне тыңламады, әтисе аңа дәваланырга да тәкъдим итте. Мин аның белән биш ел аралашмыйм, үз кызымнан баш тарттым. Минем олы оныгым Максим балачактан ук безнең белән яши. Кызым һәм кече оныкларым Балык Бистәсендә иде, аларны ел ярым элек Алексеевск балалар приютына алып киткәннәр. Иң кечесе хастаханәдә була, аның документларын балалар йортына җибәрү өчен әзерлиләр, аңа ике генә яшь иде. Миңа бу турыда ун көннән соң хәбәр иттеләр. Минем белән элемтәгә опека бүлеге чыкты, һәм мин шунда ук барлык балаларны да үземә алачакмын дип әйттем, – дип сөйләде ул барлык нечкәлекләр белән уртаклашып.

Анна Васильевна пенсиядә, әмма сигнализацияләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли, күбесенчә өйдә, кайвакыт объектлар буенча чыга. Аның ире – еракка йөк ташу машинасы йөртүче, шуңа күрә ир белән хатын еш кына бер-берсеннән читтә булалар, күптән түгел ул ялда булган, ләкин инде кире киткән. Кечкенәләрне карашырга олы оныгы ярдәм итә: аларны бакчага һәм мәктәпкә алып бара, кире алып кайта, өй эшләре белән шөгыльләнә, хәтта чәй өчен пирог яки кичке аш әзерли ала.

– Миңа балаларны Ходай бирде, димәк, аларны үстерергә көч тә, сәламәтлек тә бирәчәк. Алар барысы да яхшы, без бик дус, барысын бергә эшлибез: савыт-сабаны да бергәләп юабыз, өйне җыештырабыз, кер юабыз, үтүклибез. Анюта мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри. Таня инглиз теле белән шөгыльләнә. Максим Казан авиация-техник колледжының Ленино-Кокушкино филиалында гомуми төзелеш эшләре мастерлыгына укый. Мәктәптә укыганда мин физкультура һәм НВП дәресләрен ярата идем, бөтен җирдә катнаштым, беренче урыннарны гына алдым. Максим да миңа ошаган, ул “Форпост”та тора, анда хәрби-гамәли спорт төрләре белән шөгыльләнә. Хәзер аның Калашников автоматын минем шикелле җиде секундта сүтеп җыюга ирешәсе килә, – диде елмаеп Анна Васильевна.

Әлеге гаилә янына аларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын белер өчен район башлыгы Илһам Кашапов барды. Хуҗабикә башта урам территориясен төзекләндерүләре, аннары йортны ремонтларга җыенулары турында сөйләде. Илһам Миңнеханович ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Ә балалар аны җәен гаилә пикнигына чакырып калдылар.

«Мин аларны алырга курыкмадым, алар бит минем оныкларым. Мин аларның балалар йортында булуын белә торып, тыныч кына яши дә, ашый да, йоклый да алмас идем. Безгә бик күпләр ярдәм итә – танышлар, дуслар кием-салым, аяк киеме, уенчыклар, ризыклар алып киләләр.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса