Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылыннан ефрейтор үз хезмәте һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты

Балачакта кечкенә Валера өйдә әтисенең солдат формасын киеп йөрергә яраткан, ә хәзер аның үзенеке бар, ул аны хәтта ялда булганда да салмый.

Безнең бүгенге героебыз тумышы белән Питрәчтән, икенче мәктәпне тәмамлаган, “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзасы булган. Казан авиация-техник көллиятенең Ленино-Кокушкино филиалында автомеханиклыкка укыган. Аның бүгенге позывное “Лом” шуның белән бәйле. Бервакыт студентлар янына хәрби комиссариаттан очрашуга килгәннәр. Егетләргә урта махсус белеме булганнар срочный хезмәтне контракт хезмәте белән алыштыра ала дип сөйләгәннәр. Валерий М. бу вариантка ризалаша һәм 2020 елда Мурманск өлкәсенә китә, өлкән механик-шофер вазифасында хезмәт итә. Аннан соң махсус хәрби операциядә катнаша башлый.

Шул вакыттан ул чын ир-атка әверелә, аның өчен тормыш кыйммәтләре үзгәрә, характеры ныгый. “Лом” беренче тапкыр һөҗүмгә баруын искә төшерде. Штурм алдыннан командир янына барып, куркыныч булуы турында әйткән. Ә ул исә: “Зыян юк, беренче тапкыр бөтен кешегә дә куркыныч” дип җавап биргән.

– Хәзер мин һәр минутның кадерен беләм. Көн саен лаеклы яшәргә һәм һәрвакыт аек акыл белән эш йөртергә кирәклеген аңладым, – ди ул.

Бу уйлар тик торганнан түгел, ә инде күп тапкырлар яшәү һәм үлем арасында булып караганнан соң туган.

– Мин иптәшләрем белән барган чакта көчле шатрлау булды, башта бернәрсә дә аңламадым. Аннары мине ул урыннан тартып чыгаруларын тойдым. Безнең өскә граната ташлаганнар, хезмәттәшләрем мине коткарган булып чыкты. Машина янды, мин исән калдым, тәнем янган иде. Хастаханәгә барудан баш тарттым, үзебезнекеләрне калдырырга теләмәдем. Барысы да яхшы тәмамланды: янган урыннар төзәлде, бары тик җәрәхәт эзләре генә калды, – дип сөйләде Валерий М. беренче очрак турында.

Ул инде дәүләт бүләге – Жуков медале иясе. Аңа аны территорияне дошманнан азат иткән һәм аннан тыныч халыкны – өлкән яшьтәге кешеләрне, балаларны чыгарган өчен биргәннәр, аларны Россиягә озатканнар, алар соңыннан шалтыратып, егетләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергәннәр.

«Өйдә пешкән ризыкларны, әтиәниемне, өйне сагынам. Туганнарым борчылмасын өчен, әниемә еш шалтыратырга тырышам. Ялымны әти-әни белән үткәрдем, йорт хуҗалыгында ярдәм иттем, яраткан Казаныма бардым».

– Дәүләт бүләген алу бик куанычлы. Ләкин иң мөһиме – мин исән һәм сау-сәламәт. Мин Аллага ышанам, һәвакыт аннан ярдәм итүен сорыйм. Әлегә уңышсызлыкка очраганым юк, – диде елмаеп яшь егет. – Херсон юнәлешендә чылбырлы техниканың өлкән механик-шоферы булып хезмәт итәм. Без блиндажларда яшибез. Яңа урынга урнашканда, маскировка ясыйбыз, һәркем үзенә окоп казый. Азыктөлек: тушенка, паштет, тавык ите, карабодай, дөге, шикәр, тозны урынга китерәләр. Атнага өч тапкыр ипи алып киләләр. Бездә мич, казан бар, анда кайнар ризыклар әзерлибез. Башта куркыныч, кая һәм ни өчен килгәнеңне аңламыйсың, үләсе килми. Аннары һәр нәрсәгә ияләшәсең, һәр сызгыруга, шау-шуга игътибар итми башлыйсың. Мин анда Ватанны саклар өчен, биредә тормыш тыныч булсын өчен, – дип сөйләде ул.

Валерий М., өйләнмәгән, хәзер бер кыз белән очраша. Берберсе белән бер ай элек интернетта танышканнар, ялларны бергә үткәрнәннәр. Ул әти-әнисе янәшәсендә үз йортын төзергә хыяллана. Хәрби эштә карьера үсешенә ирешергә, хәрби училищега укырга керергә, офицер дәрәҗәсенә җитәргә ниятли. Хәзер аңа 22 яшь, ул хәрбиләр пенсиясенә кадәр хезмәт итәргә тели. Хәрби хезмәткәр туган ягында сигез ай булмаган, шушы көннәрдә ул, якыннары арасында ял итеп, кире махсус хәрби операция зонасына киткән.

Валерий М. әнисе һәм йөргән кызы белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса