Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылыннан Нефедовлар гаиләсе чүп-чарны аерым контейнерларга җыя һәм эшкәртүгә тапшыра

Нефедовлар планетаны пычратмаска булган.

ЙОГУРТ ПАКЕТЛАРЫН ҺӘМ СОК ШЕШӘЛӘРЕН ЮАЛАР

– Барысы да балаларыбыздан, төгәлрәге, аларның уенчыкларындагы батареялардан башланды. Элек бездә алар бик күп иде. Алар таркалганда организмга зур куркыныч тудырырга мөмкин икән, шуңа күрә без аларны җыя башладык һәм кабул итү нокталарына тапшырдык. Шәхси йортка күченгәннән соң күбрәк урын барлыкка килде, без кәгазь һәм пластик өчен аерым тартмалар куйдык. Аларны да кабул итү пунктларына тапшырабыз, – диде йорт хуҗасы Наталья Нефедова.

Эко-гаилә азык-төлек калдыкларын да ташламый, мәсәлән, суган, алма, бәрәңге, банан һәм башка яшелчә һәм җиләк-җимеш кабыкларын ашлама итеп кулланалар. Натальяның ире бакчада компост чокыры ясаган. Өч-дүрт елдан соң, бу калдыклар органик ашламага әйләнәләр, аны яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне ашлау өчен кулланырга мөмкин.

Кибеткә алар үз пакетлары белән йөриләр, ә азык-төлекне аз сатып алганда, аны кулларына тотып кына алып китәләр. Мондый мөнәсәбәт табигатьне саклап кына калмый, ә гаилә кеременә дә экономия була.

– Без чүп-чарны чыгарып ташламыйбыз, аерып җыябыз. Кайбер кешеләр моның өчен ничек вакыт табуыма гаҗәпләнәләр. Чөнки бу банкаларны, контейнерларны аерым савытка салып кына кую түгел, аларны башта юарга да кирәк. Сок шешәсен юар өчен берничә секунд вакыт җитә. Без боларның барысын да инде автомат рәвештә эшлибез. Балалар йогурт савытларын үзләре юалар. Алар барысын да кечкенәдән бездән күреп, өйрәнеп үстеләр, шуңа күрә алар өчен бу гадәти хәл. Мондый кагыйдәләрне үтәү авыр түгел, иң мөһиме – бу эшне башлап җибәрү. Кечкенә фатирда да чүпне аерып җыю өчен урын табарга мөмкин, теләк кенә кирәк. Балалар журналларын, буягычларын җыеп, макулатурага тапшырырга була, – дип уртаклашты Наталья.


ИКЕНЧЕЛ ЧИМАЛДАН КЕРГӘН АКЧАНЫ БАЛАЛАРГА БИРӘЛӘР

Наталья киемнәрен хәйриягә бирә. Элек аларны кая куярга белмәгән, ләкин дусты сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә ярдәм фонды оештырганнан соң, алар башкаларга кирәк булыр, дип уйлый. Балаларыннан калган яхшы киемнәрне һәм уенчыкларны ул бу фондка тапшыра.

Икенчел чималдан кергән акчаны балаларга бирәләр, алар аны копилкага җыялар яки тәмле ризыклар сатып алалар. Шулай итеп, ата-ана аларны чүп-чарны сортларга аерып җыю белән күбрәк кызыксындыра.

Начар гадәт кенә йогышлы түгел. Аларның кайбер танышлары, дуслары, хезмәттәшләре дә чүп-чарны аерым җыя башлаганнар. Ләкин аларның бу шөгыльләренә шикләнеп караучылар да бар.

– Безнең гаиләнең генә чүп-чарны сортларга аерып җыюы, диңгездәге бер тамчы кебек кенә. Һәркем дә моны эшләргә әзер түгел. Кешеләр хәтта калдыкларының кая китүен, алар белән нәрсә булуын, моның нәрсәгә китерүе турында уйлап та карамыйлар. Чүп-чар өемнәре яныннан узганда, күңел әрни. Пластик һәм кәгазьләрне булса да сортларга аерып җыярга була бит инде... Без булдыра алганның барысын да эшлибез. Киләчәктә улыбыз һәм кызыбыз да үз гаиләләрендә шундый ук кагыйдәләрне үтәрләр, дип өметләнәм, – дип йомгаклады сүзен Наталья.

 

Пластик шешә якынча 450 ел тар- кала, полиэтилен пакет 100-200 ел. Бер агачны саклап калу өчен 100 килограмм макулатура җыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса