Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч авылыннан хат ташучы Надежда Сверчкова турында очерк

Бүген Россия почтасы көне билгеләп үтелә

Надежда Александровна ветеринария институтын тәмамлаган, әмма һөнәре буенча эшләмәгән. Әтисе зоотехник булган, шуңа күрә кызы башта аның юлы буенча барырга булган, тик аннары элемтә инженеры булып эшләүче әнисе юлыннан киткән.

Аның адашы һәм 38 ел почта башлыгы булып эшләгән килендәше Надежда Павловна почтальон урынын туганына тәкъдим иткәч, Надежда Александровна бик теләп ризалаша. Шуннан бирле 18 ел узган. Ул питрәчлеләргә түләү кәгазьләре, хатлар китерә, матбугат басмаларына яздыра. Аның карамагындагыларның күбесе пенсия яшендәге кешеләр.

– Мин Питрәч урамнарының яртысына хезмәт күрсәтәм. Бер көнне бер урамны уза алам, икенче көнне – ике, ә кайчагында алты. Көн саен без аяк өстендә. Менә бүген расписание буенча Осиново поселогы, – ди ул.

Надежда Сверчкова җәяү йөри. Соңгы йөргәннәрен исәпләүләр буенча Питрәч почтальоннары 10 километр юл йөри – һәм бу яңа урамнарны исәпкә алмыйча.

– Бездә транспорт юк, ләкин кайчакта кешеләр утырта, аларга бик зур рәхмәт, – ди елмаеп Надежда Александровна.

Аны олылар гына түгел, балалар да белә.

– Бервакыт урамнан барганда беренче мәктәптән ун яшьләрдәге балалар йөгереп чыкты. Бер кыз миңа: "Исәнмесез!" – диде. Ә мин: "Сәлам!" – дидем. Дуслары аңа: "Нигә син чит кеше белән исәнләшәсең?" – диләр. Ә кыз: "Ул хат ташучы, ул минем әбигә газета китерә", – ди.

Вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе тәмамланды.

– Кем гомер буе газетага языла, алар аны алуларын дәвам итәләр, – дип билгеләп үтте хат ташучы. – Каенанам начар күрә башлагач та, зур хәрефләр һәм фотосурәтләр генә күрде, шулай да газетага языла иде. Аеруча да "Вперед" район газетасын, "Казанские ведомости", "Юлдаш", "Акчарлак" газеталарын яратып укыйлар.

Надежда Александровна үз карамагындагылар янына һәрчак бер вакытта барырга тырыша, чөнки алар аны конкрет көндә һәм сәгатьтә каршы алырга күнеккәннәр. Бер хат ташучы икенчесен алыштыра икән, ачмаска да мөмкиннәр – хәзер шундый вакыт, әбиләр моңа сакчыл карый.

– Хәзер барысы да телефонда, берәр нәрсә булса язабыз, шалтыратабыз, – дип билгеләп үтә Надежда Сверчкова.

Хат ташучы булып эшләгән еллар сизелми дә уза. Ул үз һөнәрен яратуы турында әйтте. Бу эшкә тартылу сигезенче-тугызынчы сыйныфтан башланган.

– Хат ташучы ялга киткәндә, без, мәктәп укучыларыннан, ярдәм итүне сорыйлар иде, – дип искә ала Надежда Александровна. – Ул чагында урамнарда тимер почта ящиклары тора иде. Безгә бик зур капчык китерәләр, газеталарны ящикларга сала идек, бер өлешен өйләренә тараттык. Сыйныфташым Андрей Мишухин белән бергә йөрдек. Миңа бу эш бик ошады – бу бит кешеләр белән аралашу. Хәзер дә шулай ук. Алар мине көтәләр. Һәркем сыйларга, нинди кыяр-помидор үстергәннәрен күрсәтергә, нәрсә турындадыр сөйләргә, яңалыклар белән уртаклашырга тели.

Надежданың ире гомер буе шофер булып эшләгән, хәзер пенсиядә, сакта эшли. Ир белән хатын ике ул үстергән: олысы – программист, кечесе – инженер. Сигез яшьлек оныгы бар. Надежда Сверчкованың хоббие – алмаз мозаикасы.

– Җәй көне кичләрен бакчада, ә кышын алмаз мозаикасы җыям. Өйдә төрле картиналар бик күп. Тиздән бүләк итә башлармын. Олы улым шаяртып: "Әни, синең монда арт-галерея оештырырга була инде", ди, – ди елмаеп Надежда Александровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса