Питрәч бакчачысы уңышны саклау кагыйдәләре белән уртаклашты
Барыгызның да үстергән уңышлары озак саклансын һәм һәммәгезгә дә хәерле ризыклар булсын!
Яшелчәләрне тартмаларда, банкаларда, капчыкларда сакларга мөмкин, мәсәлән, суганны үреп элеп куярга була. Иң мөһиме, саклауга бозык яшелчәләрне куя күрмәгез. Башта аларны җентекләп сайларга һәм яхшыларын гына базга салырга кирәк.
Базга озак вакытка саклау өчен бара торган яшелчәләрне генә салырга киңәш ителә.
Барлык иртә өлгерә торган сорт яшелчәләрне алып калыгыз, аларны беренче чиратта кулланырга кирәк, аларның саклану вакыты 3-4 ай, нинди генә шартлар тудырылмасын, шуннан артык саклап булмый. Кирәкле температураны саклагыз, нульдән түбән түгел, 15 градустан югары булмасын. Турыдан-туры кояш нуры төшеп торырга тиеш түгел.
Төрле яшелчәләрнең җимешләре аерым савытта сакланырга тиеш. Чөгендер белән бәрәңгене генә бергә сакларга мөмкин.
Тартмалар һәм контейнерлар герметик булырга тиеш түгел, һава керергә тиеш.
Базга даими рәвештә төшеп, яшелчәләрне тикшереп торырга, бозылганнарын шунда ук алып ташларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia