Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч балалар бакчасы – «Яшел ут» конкурсы җиңүчесе

Җиңүчеләрне бүләкләү “Айгөл” балалар бакчасында узды.

“Яшел ут-2024” конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү “Айгөл” балалар бакчасында узды. Конкурс ике номинация буенча уздырылды: балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча иң яхшы балалар бакчасы һәм балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүче, шулай ук аларның әти-әниләре белән актив эш алып баручы иң яхшы тәрбияче билгеләнде. Питрәчнең “Кыңгыраучык” балалар бакчасы җиңүче булды. Ул конкурста беренче тапкыр гына катнашмый.

– Без бу юнәлештә планлы, өзлексез эш алып барабыз, төрле акцияләр үткәрәбез, ата-аналарны җәлеп итәбез, ЮХИДИ инспекторларын, профилактика бүлеге хезмәткәрләрен чакырабыз. Һәр төркемдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган почмаклар бар, спектакльләр куябыз, бу тема буенча үзебез мультфильмнар төшерәбез, – дип сөйләде мөдир Елена Шиһабетдинова.

Икенче урынны “Каенкай” балалар бакчасы алды.

– Без кыйммәтле бүләкләр алдык – өч велосипед. Безнең балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү шәһәрчеге бар. Анда безнең балалар велосипедта куркынычсыз йөрү күнекмәләрен үзләштерәләр, – ди “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Наталья Матросова.

Тәрбиячеләр арасында өченче урынны “Усадьба Царево” торак комплексының “Ивушка” балалар бакчасыннан Гөлнара Мөхетдинова алды, икенче урында – Питрәчтәге “Каенкай” балалар бакчасыннан Гөлҗан Насретдинова, беренче урында – Шәленең “Тургай” балалар бакчасыннан Рәсилә Галиәхмәтова. Ленино-Кокушкино авылындагы “Родничок” балалар бакчасыннан Алсу Галимҗанова конкурс лауреаты булды.

Җиңүчеләрне безнең район буенча ЮХИДИ өлкән инспекторы Роман Закалов һәм Казандагы “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУның ТУ профилактика бүлегенең Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча бүлек башлыгы Лилия Хәйруллина бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса