Питрәч балалар бакчасында «Көзге игелек ярминкәсе» узды
Шулай ук «Көзге вернисаж» балалар иҗат конкурсы үтте
Питрәчнең «Каенкай» балалар бакчасында «Көзге игелек» ярминкәсе узды.
Анда барлык төркемнәр, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашты. Алар төрле тозлы ризыклар, тәм-томнар, җиләк-җимешләр, бәйләнгән әйберләр һәм үз куллары белән ясалган төрле композицияләр әзерләделәр.
Шулай ук балалар бакчасы «Көзге вернисаж» балалар иҗат конкурсы үткәрде һәм табигый материалдан балалар эшләнмәләре белән күргәзмә ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа