Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы медальгә лаек булды

Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә

Фото: rais.tatarstan.ru

Питрәч районы башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Илнур Бикчәнтәев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасының Социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итү буенча Оператив штаб утырышы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе кысаларында узды.  

Медальне Илнур Гатаулловичка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.  

Илнур Гатаулла улы үзен югары квалификацияле һәм тәҗрибәле белгеч буларак танытып, 25 ел район башкарма комитетында эшләвенә багышлады. Аның регион икътисады үсешенә керткән өлеше аерым танылуга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса