Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч беренче мәктәбе янында «Алма бакчасы» барлыкка килде

Бу чара зур бәйрәмгә әверелде.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Питрәч беренче мәктәбе территориясендә укучылар, аларның ата-аналары, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ветераннар – бу уку йорты белән бәйле булганнарның барысы да “Алма бакчасы” булдыру өчен берләште. Алмагач үсентеләренә башка куаклар да өстәлде. Бу чара зур бәйрәмгә әверелде.

– Мәктәп каршын капиталь ремонттан соң төзекләндердек, анда розалар чәчәк ата. Ә монда буш урын бар иде. Аны матур итәр өчен нәрсә эшләргә дип уйладык, һәм идея килде – хезмәттәшләр белән бергәләп алма бакчасы ясарга булдык, – дип сөйли мәктәп директоры Нина Утяганова.

Күп кенә гаиләләр чакыруга битараф калмаган, өмәгә балалары белән килгән. Кем өчендер бу үткәнгә кайту булды. Күп балалы әни Анна Парфенова үзе шушы мәктәпне тәмамлаган, хәзер аның балалары монда укый, ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты:

– Элек без агач утыртмый идек, ләкин без карый торган мәктәп яны участогы бар иде. Анда сары китайка алмагачы үсә иде. Бүген без яңа бакчага үз өлешебезне керттек, нәкъ менә шушы сорттагы алмагач үсентесе алып килдек. Бу кирәкле һәм мөһим чара. Балалар агач утыртуның яхшы эш икәнен күрәләр. Кешенең күп килүе бик күңелле, – дип билгеләп үтте ул.

Күп кенә балалар кебек, беренче сыйныф укучысы Регина өчен дә акция кыйммәтле тәҗрибә булды. Ул әтисе Владимир Кнайнов белән килгән.

– Ир-ат үз гомерендә агач утыртырга тиеш, – диде ул елмаеп. – Шуңа күрә һәрвакыт мондый акцияләрдә катнашам. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә – кемдер чокыр казыды, кемдер утыртты, ә кемдер су сипте – барысын да бик тиз башкарып чыктылар. Барысы 100 дән артык үсенте утыртылды. Аларның яртысын алмагачлар тәшкил итте, алар янына миләш, чия, абрикос, груша һәм хәтта ясмин агачлары да утыртылды, алар аерым аллеялар хасил итте. Күп кенә куакларга исемнәр яздылар, алар өчен җаваплы сыйныфларны билгеләделәр.

Хәзер мәктәптә яшь агачларның үсеп җимеш бирә башлауларын түземсезлек белән көтәләр: җимешләр белән бер-берсен сыйларга һәм аларны мәктәп ашханәсендә компот әзерләү өчен кулланырга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса