Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч эшмәкәре орлыкларны чистарту линиясе ачкан

Аның сүзләренчә, безнең илдә бу тармак әле киң үсеш алмаган һәм аңа ихтыяҗ зур.

Яшь эшмәкәр тумышы белән Татар Тау Иле авылыннан. Ул Казан дәүләт аграр университетында икътисад белеме ала һәм үз тормышын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләргә карар итә. 2013 елдан иген культуралары белән шөгыльләнә. Өч ел элек орлыкларны чистарту линиясе ачкан.

Аның сүзләренчә, безнең илдә бу тармак әле киң үсеш алмаган һәм аңа ихтыяҗ зур.

– Без орлыкны кибетләрдә сату өчен һәм авыл хуҗалыгы оешмалары өчен чистартабыз. Кайбер вак орлыклы культуралар Европа илләрендә генә кулланыла. Шуңа күрә, төргәкләрдәге товарны нигездә Польшага, Франциягә, Италиягә, Германиягә экспортка җибәрәбез. Хәзер Төркия белән хезмәттәшлек итә башладык. Без орлыкларны 99,5 процентка чистартабыз. Безнең илдә күп кенә хуҗалыкларның андый мөмкинлеге юк, ә чит илләр чиста культураларны гына ярата, – дип билгеләп үтте Раил Фаэлевич.

Эшмәкәрнең 450 гектар җир кишәрлеге бар. Анда ул чечевица, карабодай, горчица, фацелия, җитен, люцерна утырткан. Барлык орлыклар аның чистарту линиясе аша үтә. Алар чүп үләннәреннән һәм артык катнашмалардан гына түгел, ә бозык һәм авыру орлыклардан да аерыла.

– Узган ел беренче тапкыр карабодай чәчтек, аны үзебез кушылмалардан һәм чүп үләннәре орлыкларыннан чистарттык. Бер гектардан 22 центнер уңыш алдык. Бу бик яхшы күрсәткечләр. Ләкин аның бәясе гел уйнап тора, – дип сөйләде эшмәкәр.

Раил сүзләренчә, чистарту өчен иң авыры – фацелия һәм горчица кебек вак бөртекле культуралар. Шулай ук алар иң кирәклеләре дә. Мәсәлән, беренчесе туфракка уңай йогынты ясый.

– Фацелия бик яхшы сидерат. Ул туфракны уңдырышлы итә, аның үзлекләрен яхшырта. Шулай ук ул бал культурасы. Бер гектардан 200-250 килограмм бал җыярга була, – дип сөйләде фермер.

Элек ул Арча районында җитештерү өчен арендага складлар алган. Ләкин эшне туган ягына күчерергә хыялланган. Бу эштә аңа Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов ярдәм итә: ул җитештерүне үстерү өчен җирләр һәм складлар бирә. Хәзер фермер авылдашларын һәм күрше авыл кешеләрен эш урыннары белән тәэмин итә. Цехта ике сменада алты кеше эшли. Орлыкларны һәм бөртекле культураларны чистартуга аңа күрше районнардан гына түгел, башка өлкәләрдән дә киләләр. Күптән түгел Ульяновскидан берничә тонна ак горчица бушатканнар. Алар уртача бер сәгать эчендә өч тонна чималны чистарталар.

– Мин авыл хуҗалыгы тармагында эшләү белән кызыксынам. Ул бер урында тормый – үсә, яңа технологияләр барлыкка килә, төрле экспериментлар ясарга мөмкин. Киләчәктә тагын да күбрәк җир сатып алырга, берничә склад төзергә һәм чистарту линиясен киңәйтергә планлаштырабыз, – дип сүзен йомгаклады Раил Абдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса