Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч эшмәкәрләре Балык Бистәсендә форумда булдылар

Алар «Авылда эшмәкәрлек» дип аталган очрашуда катнаштылар

Питрәч районыннан 20 кешедән торган эшмәкәрләр делегациясе «Авылда эшмәкәрлек» очрашуында катнашты. Ул Балык Бистәсендә «Авыл яшьләре» республика программасы кысаларында узды. Катнашучылар арасында авыл хуҗалыгы, сәүдә, гастробизнес, бьюти-өлкә, төрле продукция җитештерү вәкилләре бар иде. Мәсәлән, Кощактан мунча мичләре җитештерү белән шөгыльләнүче Ленар Садреев, Олан Иленнән кош караучы Анастасия Александрова һәм башкалар.

Очрашуның төп спикеры - танылган эшмәкәр Илнар Шәмсетдинов. Ул аудиторияне үзенең уңышлары белән илһамландырды, 30дан артык проект турында сөйләде һәм авыл җирендә бизнес алып бару һәм аны үстерү буенча гамәли киңәшләре белән уртаклашты.

 

«Илнар Шәмсетдинов үзенең үткән юлы турында ачыктан-ачык сөйләде, катнашучылар белән файдалы лайфхаклар белән уртаклашты. Аның чыгышы җанлы атмосфера тудырды – бик күп сораулар бирелде. Катнашучылар шулай ук тәҗрибәләре белән актив алмаштылар», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе остазы Наилә Таҗиева.

Эшмәкәрләр белән шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министры Ринат Садыйков аралашты. Ачык диалог барышында актуаль мәсьәләләр, аларны хәл итү юллары һәм авылда бизнесны үстерү өчен яңа перспективалар турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса