Питрәч эшмәкәрләрен бизнес-омбудсмен белән очрашуга чакыралар
Чара ачык әңгәмә форматында узачак
13 августта сәгать 11дә район хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтленең җәмәгатьчелек белән очрашуы була.
Көн тәртибендә – район бизнес җәмәгатьчелеген бүген борчыган мәсьәләләр: финанс белеме нигезләре, җинаять-хокук һәм коррупциягә каршы рисклар, шулай ук конфликтларны чишү коралы буларак медиация.
Оештыручылар тере диалог вәгъдә итә. Катнашучылар экспертларга, иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт ведомстволары вәкилләренә сораулар бирә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia