Питрәч гаиләләре арасында яңа фотоконкурс игълан ителә
Аны редакция ЗАГС бүлеге белән берлектә оештыра.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Минем гаилә кадрда» дип аталган яңа фотоконкурс старт ала.
Катнашу өчен гаилә тормышыннан әһәмиятле һәм кызыклы вакыйгалар күрсәтә торган уртак сурәтләр кабул ителә. Фотокадрларда сезнең якыннарыгыз, бабайларыгыз һәм әбиләрегез, әти-әниләрегез һәм балаларыгыз, тормыш иптәшегез һәм хәтта яраткан хайваннарыгыз – сезнең өчен гаилә булган һәркем сурәтләнергә мөмкин.
Катнашу өчен 3 июльгә кадәр 8939-371-52-72 (WhatsApp) номерына исем, фамилия һәм телефон номерын күрсәтеп, заявка җибәрергә кирәк. Җиңүче Алга (Вперед) сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
*Конкурсны оештыручы: «ТАТМЕДИА» АҖ «Питрәч-информ» филиалы.
**Бүләкләр саны чикләнгән. Конкурсны үткәрү вакыты: 2025 елның 27 июненнән 8 июльгә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа