Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч гаиләсендә фронтовик истәлегенә музей булдырганнар

Гади генә чемоданда аның тормышының барлык чорларын чагылдырган экспонатлар урын алган

Бабалары истәлегенә фронтовик гаиләсендә кечкенә генә музей тупланган. Гади генә чемоданда аның тормышының барлык чорларын чагылдырган экспонатлар: командир планшеткасы, бүләкләү документлары, аның турындагы мәкаләләр язылган газета кисәкләре, фотосурәтләр, үз кулы белән язган автобиографиясе, ветеран аны киләчәк буыннарга – безгә мөрәҗәгать белән тәмамлый!

Федор Гаврилович Губочкинның оныгы Галина Чернечкова безне ачык йөз белән каршы алды. Аның дүрт яшьлек кызы Ксения хәбәрчене һәм телевидение төркемен кызыксынып күзәтте. Галина Николаевна иске чемоданны ачып җибәрде:

– 2012 елда әби үлгәннән соң, аның әйберләрен актарганда мин нәкъ менә бу чемоданны үземә сорап алдым. Ул бабайның тормыш юлдашы кебек. Аның белән ул, сугыш нәтиҗәсендә какшаган сәламәтлеген торгызырга тырышып, “Васильево”га санаторийга бара иде. Һәрвакыт алмаш кием ала, менә бу куе кызыл сабын савытын салганын хәтерлим. Бу доминоны да без аның белән бергә уйный идек. Тора-бара чемодан мини-музейга әверелде: менә “жучок”-фонарь – бабай аны безгә караңгы төшкәч кенә бирә иде…

– Ул нинди булып сезнең исегездә калды? – дип сорадым аннан.

– Ул сугышны узган, җаваплы вазифаларда эшләгән, соңгы көнгә кадәр ачык күңелле, намуслы кеше булып калды. Алар әбиебез Галина Ивановна белән өч бала үстергәннәр, ә без, оныклар, алтау. Бабай безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, гел үзләренә чакыра иде, аның ишекләре безгә һәрвакыт ачык булды. Хәтта чит кешеләр дә аны яратып искә алалар.

Фронтовик турындагы истәлекне гаиләдә буыннан-буынга тапшыралар. Галинаның улы Андрей, үзенең карт бабасын күрми калган, 2007 елда ул үлгәннән соң берничә ай үткәч туган. Әмма оныгының улы аның биографиясен, сугышчан юлын яхшы белә. Бабасы үрнәгендә Ватанны саклаучы булырга омтыла, Тәтеш кадет интернат-мәктәбенә укырга кергән, ә бабасы турындагы “Ватанны саклау дигән һөнәр бар” дип аталган иншасы республика конкурсында 1 нче дәрәҗә диплом алган.

– Гаиләдә укуга мәхәббәт һәм әдәби сәләтләр дә Федор Гавриловичтан килә – ул һәрвакыт китаплар һәм газеталар күп укыды, үзе газетада эшләде, – дип сөйләде Галина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса