Питрәч газовигы төбәктәге фаҗигаләр һәм тикшерүләрнең яңа кагыйдәләре турында сөйләде
Иң мөһиме – куркынычсызлык
Питрәч эксплуатация газ хезмәте мастеры Андрей Овчинников белән әңгәмә.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
– Андрей Александрович, ни өчен газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турындагы белдерүне игътибарсыз калдырмау мөһим?
– Чөнки кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге шуңа бәйле. Гыйнварда Югары Ослан районында сөрем газы белән агулану нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды. Казан шәһәрендә – ике кеше. Кагыйдә буларак, фаҗига төтен юлы һәм суырткыч вентиляция булмау, йә аның кыш көне тыгылуы яки катуы аркасында килеп чыга. Шулай ук газ җиһазларын һәм төтен вентиляция каналларын үз белдеге белән законсыз үзгәртеп кую нәтиҗәсендә. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен техник хезмәт күрсәтү мөһим.
– Техник хезмәт күрсәтү вакытында нәрсәгә игътибар итәләр?
– Газның чыгуын, газ җиһазларының газүткәргеч челтәренә тоташуын тикшерәләр, газ казаннарын, газ горелкаларын чистарталар, газ плитәләренең төзеклеген тикшерәләр, йорт һәм вентиляция каналларының тарту көчен тикшерәләр. Барлык эшләр тәмамлангач, көнкүрештә газны куркынычсыз куллану буенча инструктаж бирәләр.
– Мондый тикшерүләрнең файдасы нәрсәдә?
– Даими тикшерүләр газ чыгу ихтималын кисәтергә һәм бетерергә, дөрес тоташтырылмаган газ җиһазларын ачыкларга, сафтан чыккан яки искергән техниканы табарга, кешегә көнкүрештә газ белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итә.
Техник хезмәт күрсәтүдән баш тарткан һәм газ җиһазларын карарга мөмкинлек бирмәгән өчен штрафлар, газ бүлү челтәреннән өзү каралган. Мондый чаралар турында йортта яшәүчеләрне алдан ук кисәтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia