Питрәч һәм Көек авылларында салым түләүчеләрне кабул итәчәкләр
Мөрәҗәгать итүчеләрнең үзләре белән паспорт һәм ИННнары булу зарур.
16 ноябрьдә 9-12 сәгатьтә Питрәчтә (Советская урамы, 9 нчы йорт), 17се 10-12 сәгатьтә Көек авылында («Светлый» торак комплексы, 12 нче квартал, 7 нче йорт) салым хәбәрнамәсен сорарга мөмкин булачак. Әгәр дә салым хәбәрнамәсен электрон рәвештә дә, почта аша да алмаган булсагыз, бу көнне сез аны алу өчен мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia