Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Питрәч” индустриаль паркында ниләр җитештерәләр

Бүген 20 гектар мәйданда зур җитештерү үзәге җәелдерелгән

Казаннан биш кенә километр ераклыкта – бөтенләй башка дөнья. Яңа гына җәелгән асфальт. Биредә юлның ике ягында да ангарлар, йөк төягечләр һәм махсус эш киемнәре кигән кешеләр кайнаша. Әле 2024 елда гына Кощак авылында, “Царево” торак комплексы артында, гади бер кыр гына булганына ышануы да кыен. Юллар да, ут та, су да булмаган монда. Ә бүген 20 гектар мәйданда зур җитештерү үзәге җәелдерелгән: 16 резидент, 86 хезмәткәр җәлеп ителгән, ә 2026 елның җиде аенда монда керем бер миллиард сумнан артып киткән.

Яңа цехка керәбез, ул 2026 елның 1 июлендә эшли башлаган. Финик җимеше Һәм какао исе килә. Конвейерда – булачак конфет кисәкләре. Ә алар янында, ритмик рәвештә манипуляторны күтәреп һәм төшереп, робот эшли.

– Бу цехта беренче робот, – дип сөйли җитештерү директоры Айнур Салихов. – Якындагы атналарда тагын икәү киләчәк. Без аларны кабатлана торган операцияләр башкарырга кирәк булган участокларга куябыз. Ахыргы максат – җитештерүне тулысынча автоматлаштыру һәм стандартлаштыру.

Роботлар – уенчык та, пиар да түгел. Алар төргәкләү, термопленкага салу кебек операцияләрне башкара. Ә кешеләр машина башкара алмаган эшләр белән шөгыльләнәләр: чималны аралый, сыйфатны контрольдә тота, рецептураны билгели.

Шәхси эшмәкәр һәм фабрика хуҗасы Илнур Фазуллин аңлатма бирде:

– Без Киров һәм Вологда өлкәләреннән брусникка һәм мүк җиләге алып кайтабыз. Үзебез киптерәбез. Безнең конфетларда барысы да табигый – бернинди шикәр дә, бернинди лактоза да юк. Финик җимеше, чикләвек, төрле орлыклар, җиләк кенә.

Фабрика 15 төрле конфет, биш төрле батончик җитештерә. Чималны - чикләвек, чиа орлыгы, кунжут, кокос маен контейнерлар белән Һиндстаннан, Вьетнамнан, Индонезиядән, Кытайдан китерәләр.

– Без үзебез импортерлар, үзебез фасовкалыйбыз, үзебез җитештерәбез, – дип аңлата Фазуллин. – Бу кулланучыга арадашчылардан башка гадел бәя тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.

Фазуллин сәүдә челтәрләре белән эш итүнең катлаулы булын яшерми – алар факт алдына куя, ә чимал бәясе доллар белән бергә арта. Маркетплейста син үз бәяңнең хуҗасы – бу төп сату каналы.

Планнар – үсү, логистиканы киңәйтү, яңа роботлар кую, яңа линейкалар эшләтеп җибәрү. Һәм яңа корпуслар төзү.

Чираттагы ангар – һәм күз алдында бөтенләй башка дөнья ачыла. Монда машина мае һәм металл исе аңкып тора. Ангар эчендә җиде тонналы кран-балка урын алган. Уртада исә бер өстәл тора. Әмма ул гади генә түгел.

– Бу асфальт җәю машиналараның плитәләрен көйләү өстәле, – дип, генераль директор Александр Белодуров кулын корыч өслеккә куеп. – 2022 елга кадәр аның бер секциясе генә дә (барлыгы алар өчәү — ред. искәрмәсе) өч миллион сум тора иде. Хәзер бәясе күпмедер, хәтта белмим дә. Әмма асылы шунда: алты метрлы мәйданда тайпылыш нәкъ нульгә тигез. Мондый төгәллек белән эшләүне Германиядәге завод һәм без генә булдыра алабыз.

Бу мактану түгел, ә тормыш ихтыяҗы. Асфальт салгычның плитәсе микронга кадәр төгәллек белән көйләнгәндә, юл тигез ята. Бер елдан соң юлларда чокырлар барлыкка килми. Компания юл техникасының барлык төрләрен тәкъдим итә – юл фрезалары, асфальт салучылар, катоклар һәм башкалар. 2025 елда илле берәмлектән артык техника сатылган. 2026 елга максат – йөз.

Бүген штатта 20 гә якын кеше бар. Шуларның өчесе – Питрәч районыннан. Күчмә алты бригада бөтен Россиягә таралган: берсе Донецкта, икенчесе Бөгелмәдә, өченчесе Краснодарда, дүртенчесе Мәскәүдә. Калганнары чакырулар буенча бара.

Сервис зонасы соңгы болтка кадәр җиһазландырылган. Запас частьләр склады – стандарт буенча: яктырту, ячейкалар, компьютер исәбе. Теләсә кайсы хезмәткәр бернинди мәшәкатьсез үзенә кирәкле детальне ала.

– Монда сәнәгать паркында барысы да бер гаилә кебек, – ди Белодуров. – Без бер-беребезне беләбез, хөрмәт итәбез, ярдәм итәбез. Районда безне бик яхшы каршы алдылар. Район башлыгы белән дә таныштык, хакимият егетләре дә актив ярдәм итә.

Бүгенге көнгә соңгы ангар. Монда әлегә күршеләрдәгегә караганда тынычрак. Әмма бу – эш башланыр алдыннан булган тынлык.

Милекче Айрат Хәмитов безне көнбагыш мае тутырылган мичкәләр рәте буйлап алып бара. Хәзерге вакытта монда – күпләп сату склады урнашкан. Чималны Казан май комбинатыннан сатып алалар, монда төрәләр һәм зур партияләр белән бөтен Россия буенча озаталар: Мәскәү, Питер һәм якын-тирә төбәкләр. Әмма иң мөһиме – алда.

– Без фритюр мае җитештерүне җайга салабыз, – диде, Хәмитов җиһазлар монтажлана торган мәйданчыкка күрсәтеп. – Запас частьлар һәм материаллар көтәбез. Тиздән эшкә керешербез дип өметләнәм.

Фритюр мае — ул гади генә үсемлек мае түгел. Аңа махсус азык-төлек компонентлары өстәлә. Алар майга 200 градуска кадәр кызулыкка чыдам булырга һәм берничә тапкыр кыздырганнан соң да янмаска мөмкинлек бирә. Гади май моны булдыра алмый. Ә күп һәм өзлексез кыздыру белән шөгыльләнүчеләр — фастфуд, рестораннар, наггетслар һәм фри бәрәңгесе җитештерүчеләр – һәр литрны саный. Фритюр мае алар өчен зур экономия.

Планлаштырылган эш күләме – аена 100 тоннага кадәр май җитештерү. Коллектив (планнар буенча – 10 кешегә кадәр) әлегә туплана гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса