Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Питрәч-информ» веб-редакторы республика конкурсында призер булды

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге турында иң яхшы эшләрне сайладылар

Казанда ел саен уздырыла торган «Ышаныч һәм куркынычсызлык» республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге конкурс эшләрендә юлларда куркынычсызлык темасына аерым игътибар бирүче журналистларны җыя.

2025 елда жюри хөкеменә рекордлы санда төрле форматтагы 600дән артык материал тәкъдим ителде. Бу теле-һәм радиосюжетлар, басма матбугатта һәм интернет-порталларда басылган мәкаләләр. Лауреатларга призлар һәм дипломнар җиде конкурс номинациясендә тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында – Питрәч районы вәкиле дә бар. «Татмедиа» АҖнең «Питрәч-информ» филиалы веб-редакторы Маргарита Петрова «Юллар рыцарьлары» номинациясендә бүләкләнде. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, ТР Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов, ТР Фәннәр академиясе президенты, «БДД» Дәүләт учрежденисе директоры Рифкать Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар тапшырды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса