Питрәч кинотеатры «Иң яхшы муниципаль цифрлы кинозал» булды
Былтыр тамашачылар саны 10 меңнән артып киткән
«Татаркино» 2024 ел нәтиҗәләре буенча Питрәч районы кино хезмәт күрсәтү бүлеген «Иң яхшы муниципаль цифрлы кинозал» номинациясендә җиңүче дип таныды.
Узган ел нәтиҗәләре буенча «Кинокадр» кинотеатры 1236 сеанс күрсәткән, аларны 17 968 тамашачы караган. Тулай җыем 2,5 млн сум тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа