Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч кошчылык комплексында эшләүче юбилярлар белән әңгәмә кордык

Районның иң зур хуҗалыгында – “Ак барсПитрәч”тә юбилярларны тәбрикләделәр

Предприятие җитәкчесе Радик Зиннәтов хезмәткәрләрне юбилейлары белән котлады, аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тагын күп еллар тырышып эшләүләрен теләде, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

БОЗАУ КАРАУЧЫ

Әлфия Мәрданова гомер буе терлекчелектә хезмәт куя. Фермага 18 яшендә килгән. Ә хезмәт эшчәнлеген сигезенче сыйныфта гади колхозчы буларак башлаган.

– Башта бозаулар карадым, – дип сөйләде Әлфия Кашаповна. – Минем төркемдә алар 50 баш иде, эшем авыр булуга карамастан, барысына да өлгердем, хезмәттәшләр ярдәм итте. Безнең коллектив дус, яшь иде, шуңа күрә җиңел булды, бергә эшкә йөрдек, буш вакытларны бергә үткәрдек. Биш ел Нариманов исемендәге колхозда дуңгыз фермасында эшләдем, әмма күбрәк бозауларга тартылдым, шуңа күрә мин гомер буе бозау караучы булып эшләдем. Аларны асрау өчен дә, эшебез өчен дә шартлар яхшы. Тәүлеклек бозаулар кабул итәбез һәм аларны өч-дүрт айга кадәр үстерәбез. Җитәкчелек безне һәрьяклап хуплый, беркайчан да үтенечебезне кире какмый, ә без аларга хезмәт белән җавап бирәбез. Бүген безне бүләкләделәр, бу 60 яшьлек юбилеема матур бүләк булды.

МЕХАНИЗАТОР

Алексей Спиридонов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул үз тормышын туган кырларына багышлый, кырык елдан артык механизатор булып эшли, яшьләргә остаз булып тора.

– Мин башта туган авылым Олы Бутыркада Осипов исемендәге колхозда тракторчы булып эшләдем, – дип сөйли Алексей Сергеевич. – Мине бу эшкә әти Сергей Иванович өйрәтте, ул гомер буе механизатор булып эшләде. Мин, нигездә, тәгәрмәчле тракторлар, башта Т-150 белән, алты ел дәвамында МТЗ-1221 белән идарә иттем. Безгә, механизаторларга хуҗалыкта һәрвакыт эш җитәрлек. Әгәр кышын тракторларны һәм башка техниканы ремонтлау белән шөгыльләнәбез икән, елның калган вакыты кырларда – җир тырмалау, чәчү, үсемлекләрне эшкәртү белән мәшгуль. Туган ягыбызга яз килде. Димәк, тиздән тракторларыбызны яңа уңыш өчен басуларга чыгарачакбыз.

ШОФЕР

65 яшьлек Нәзир Хәйриев шулай ук үзен туган хуҗалыгына багышлый, анда 1979 елдан шофер булып эшли. Ел нәтиҗәләре буенча берничә тапкыр районның иң яхшы шоферы дип танылган.

– Мин Ленино-Кокушкинода туып-үстем, биредә мәктәпне тәмамладым, аннан армиягә киттем, – дип сөйли Нәзир Зиннур улы. – Питрәч ДОСААФын тәмамлагач, машина йөртү таныклыгы алдым. Гомер буе шофер булып эшләгән абыем Әюпне үз остазым дип саныйм. Мин Грузиядә ракета гаскәрләрендә, ЗИЛ-131 йөртүчесе булып хезмәт иттем. Кайткач, кошчылык фабрикасына эшкә урнаштым, кошлар өчен азык ташыдым. Аннары “Ак барс-Питрәч”кә зур йөк машинасы КамАЗ йөртүчесе булып күчтем. Кыш көне орлык, ашлык, минераль ашламалар ташыдык, тиздән чәчү кампаниясе башлана. Без инде авыл хезмәтенә күнеккән, чираттагы ялдан соң кәеф күтәренке, техника әзер, хуҗалык җитәкчелеге безне һәрьяклап хуплый.

МЕХАНИК-ОПЕРАТОР

Александр Нагаевка 60 яшь тулган, ул сирәк очрый торган һөнәр иясе. Ул савым комплексында механик-оператор.

– Иртәнге савым башланганчы эшкә киләбез, – дип сөйли Александр Владимирович. – Сыер саву аппаратларын (алар барлыгы 32), вакуумнарны, суыткыч җайланмаларны һәм башка җиһазларны тикшереп чыгам, бу сыер савучылар эшендә өзеклекләр булмасын өчен кирәк. Мин Колайда тудым, шунда шофер булып эшләдем. 1987 елда хатыным Ольга Николаевна белән өйләнешкәч, Ленино-Кокушкинога күчендек. Ул фабрикада эшләде, мин монда. Үз эшемә күптән ияләштем инде, шофер булуга караганда, бу эш күбрәк ошый. Җитәкчеләр һәм сыер савучылар эшемнән зарланмый. Димәк, мин эшемне тиешенчә башкарам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса