Питрәч кошчылык комплексының кайбер алдынгылары белән әңгәмә кордык
Аларның тырышлыгы күпләргә үрнәк
Кошчылык комплексында иллегә якын авыл хуҗалыгы алдынгысын тәбрикләделәр. Район газетасы хәбәрчесе аларның кайберләре белән якыннанрак танышты.
ИЛСӨЯР ЗЫЯТДИНОВА
Сугым цехында кош эшкәртүче Илсөяр Зыятдинованы район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Кош фабрикасында алар ире белән бергә эшлиләр. Ул шул ук цехта слесарь. Әлеге гаилә Питрәч районына күп еллар элек Теләче районының Ямбулат авылыннан күчеп килгән.
Мине монда тормыш иптәшем алып килде. Башта ул урнашты, аннары мине дә чакырды. Шул вакыттан бирле без 32 ел өйдә дә, эштә дә бергә. «Сез бер-берегездән туймыйсызмы?» дип сораучылар да бар. Ничек инде бер-береңнән туярга мөмкин, якын кешеңнең янәшәңдә булуы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торуы – әйбәт кенә бит инде, - диде Илсөяр Вакыйфовна.
Ул эшенең җиңел булмавын таный. Барысын да кул белән башкарганда, бу аеруча сизелгән. Хәзер, әлбәттә, барысы да автоматлаштырылган.
Элек эш авыррак иде, шулай да яшь чакта сизелмәгән, ә яшь баргач көч бетә икән. Минем төп эшем нидән гыйбарәтме? Кошларны элеп кую, эшкәртү, төргәкләү. Безнең аша якынча 50шәр мең баш кош уза. Менә шулай смена арты смена уза, - дип кыскача тасвирлап бирде ул үзенең эш көнен.
МУЛЛАНУР МӨҖИПОВ
Икенче бүлекнең бройлер цехы кош караучысы Мулланур Мөҗипов намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Илһам Кашапов имзасы белән Мактау грамотасы алды. Ул предприятиедә 2009 елдан бирле эшли.
Чебиләрне карыйм, аларга азык салам, җиһазларны ремонтлыйм, – дип санап китте Мулланур Мингәрәй улы. – Бездә 35 мең баш кош бар, барысын да игътибар белән күзәтәбез, - дип билгеләп үтте кош караучы.
Ул Теләче районыннан, Питрәч районына гаиләсе белән 1990 елда күчеп килгән. Кошчылык фабрикасына 2009 елда гына килә, аңа кадәр Теләчедә шофер булып эшләгән.
Эшкә иртәрәк килергә тырышам, барысына да өлгерергә кирәк бит. Кошлар тере җан ияләре, аларга даими кайгырту һәм тәрбия кирәк, шуңа күрә безнең өчен ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк, катгый график буенча гына ял итәм, - диде кош караучы.
ЕЛЕНА ЕГОРОВА
Тавыклар тоту мәйданчыгы кош караучысы Елена Егоровага «Хезмәт батырлыгы өчен» медале тапшырылды.
Бу минем беренче медалем, аны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бирелгән мактау грамотасы белән бергә кадерләп саклаячакмын, – диде ул. - Димәк, җитәкчелек минем хезмәтемне күрә. Гыйнварда минем монда эшли башлавыма 30 ел була. Шул гомер тырышып, намус белән эшләвем нәтиҗәсе бу, - дип билгеләп үтте Елена Петровна.
Хезмәттәшләре белән аның карамагында 65 мең баш кош исәпләнә. Ул йомырка җыя, гел кошларның торышын һәм туклануын күзәтеп тора. Елена Петровна һөнәре буенча электр монтажлаучы. Белгечлеге буенча эш булмаганлыктан, кошчылык фабрикасына эшкә урнашкан ул. Предприятиедә аның балалары да эшли: кызы - ит тураучы, улы - слесарь.
Мин үз эшемне яратып башкарам, - дип нәтиҗә ясады әңгәмәдәшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа